KazanSummit кысаларында "Матур ял итү - ул сәнгать. Хәләл-дөньяви дәүләттә туристлык – чынбарлыкмы яки уйдырмамы?" сессиясе ачылды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

KazanSummit кысаларында "Матур ял итү - ул сәнгать. Хәләл-дөньяви дәүләттә туристлык – чынбарлыкмы яки уйдырмамы?" сессиясе ачылды. «Рәсәй-Ислам дөньясы" XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында 2019 елның 25 апрелендә RussianHalalExpo конференц – залында:
Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе С. Е. Иванов "Матур ял итү - ул сәнгать. Хәләл-дөньяви дәүләттә туристлык – чынбарлыкмы яки уйдырмамы?" сессиясенең ачышында беренче сүз белән чыгыш ясады.

Сессиядә Татарстан Республикасында хәләл-туристлыгының хәзерге торышы, Рәсәйнең һәм дөньяның эре шәһәрләрендә Хәләл-туристлыгын оештыру тәҗрибәсе, шулай ук хәләл-маршрут эшләү турында фикер алыштылар. Сессиядә "Kol Gali Resort and SPA" генераль директоры, "Марва - тур" компаниясенең эчке һәм керү туристлыгы бүлегенең җитәкчесе Микаилов Микаил Йосып улы, "Бакирово" санаторие профсоюзларының дәвалау-профилактика шәхси учреждениесе директоры Шәйхетдинов Радик Замир улы, YouTube һәм Instagram блогеры Ракитская Азиза һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International