24 апрель көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турында мәктәп рәсемнәре һәм шигырьләр бәйгесе» проекты ачылуына багышланган матбугат конференциясе узды.
Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Иванов Сергей Евгеньевич, Татарстан Республикасының Дәүләт советы рәисе урынбасары Ларионова Татьяна Петровна, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Васильева Венера Олеговна һәм «Татарстан Республикасының туристлык волонтерлары ассамблеясы» АКБО генераль директоры Бәширова Юлия Владиславовна катнаштылар.
Бәйгене оештыручылар:
- «Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды» коммерцияле булмаган оешма;
Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов;
- Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы;
- Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы;
- «Татмедиа» АҖ
- «Татарстан Республикасының туристлык волонтерлары ассамблеясе» АКБО.
Бәйгедә катнашу гаризалары 22.04.2019 нән 09.09.2019 нә кадәр кабул ителә. Барлык эшләр дә (@Bolgar_Sviyazhsk) «Instagram-битендә» урнаштырылачак. Бәйгедә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11 класс укучылары катнаша ала. Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр өчен бүләк – Зөя утрау-шәһәренә һәм Бөек Болгарга күзәтү экскурсиясе (эш катнашкан номинациягә карап).
Бәйге турында нигезләмә белән тулырак Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Бәйгеләр» бүлегендә танышырга мөмкин.