2019 елның 18 апрелендә Велико-Тырново шәһәрендә «Төбәкләр үсеше өчен туристлыкның роле. Мәдәни туристлык – гореф-гадәтләр һәм киләчәк» Болгария-Рәсәй түгәрәк өстәле узды. Пленар утырышны Болгария Республикасының туристлык министры Николина Ангелкова һәм Рәсәй Федерациясенең Русе шәһәрендәге Генераль консулы Андрей Громов ачтылар.
Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык индустриясен үстерү бүлеге башлыгы Анастасия Софьина «Мәдәни туристлыкны үстерү үзәге булучы Татарстан Республикасы территориясенең ЮНЕСКО объектлары» дигән доклад белән чыгыш ясады.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы, Коми Республикасы, Дагыстан Республикасы, Кабарда-Балкар Республикасы, Карачай-Черкес Республикасы, Новгород өлкәсе, Калуга өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Кече тарихи шәһәрләрне үстерү фонды, шулай ук Рәсәйнең эре туроператор компанияләре вәкилләре катнашты. Болгария төбәкләренең туристик мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр.
Чарада катнашучылар шулай ук «Мәдәни туристлык» халыкара туристлык күргәзмәсен ачу һәм карап чыгу тантанасында катнаштылар.