Бүген Дәүләт комитетында Сергей Иванов Алтай краеның туристлык һәм курорт эшчәнлеген үстерү идарәсе башлыгы Евгений Душевых белән очрашты. Очрашуда шулай ук UVT aero авиакомпаниясенең даими авиаташулар секторы җитәкчесе Наталья Коновалова катнашты.
Рейсларны субсидияләү, расписание, Барнаул-Казан һәм Казан-Барнаул рейсларының тыгызлыгы, Алтай крае белән туристлык өлкәсендә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы һәм Алтай крае арасында Казан-Барнаул-Казан туры авиаочыш ачылды. Рейслар атнага ике тапкыр (пәнҗешәмбе, якшәмбе) UVT-aero авиакомпаниясе тарафыннан башкарыла. Бер якка билет бәясе 5 730 сум.