Татарстан Республикасының туристик потенциалы «ҖӘЙ» (ЛЕТО) халыкара туристик күргәзмәсендә тәкъдим ителде

2019 елның 5 апреле, җомга

5нче апрельдән 6нчы апрельгә кадәр Татарстан Республикасы гадәттәгечә Екатеринбург шәһәрендә «ҖӘЙ» (ЛЕТО) халыкара туристик күргәзмәсендә катнаша. «Visit Tatarstan» бердәм стендында республиканың 9 профильле оешмасы эшли: туроператорлар, кунакханәләр һәм музей-тыюлыклар.

Күргәзмә алдыннан, 4 апрель көнне Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты «Свердловск өлкәсенең туристлыкны үстерү үзәге» ДБУ һәм туристик индустрия профессионаллары өчен «Profi. Travel» медиа холдингы катнашуында Екатеринбургның туроператорлары өчен Татарстан Республикасының туристик потенциалы презентациясен үткәрде.

«Лидер-Казан» («Лидер-Казань»), «Премьера», «Спутник-Гермес», «Үткәннәргә сәяхәт» («Путешествие в прошлое») туроператорлары, «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы һәм Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы вәкилләре үзләренең яңа тәкъдимнәре һәм маршрутлары турында сөйләделәр. Презентация тәмамлангач, кызыксынган якларның шәхси аралашуы өчен семинар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International