Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Томск өлкәсенә эш визиты белән килде.
Эш визиты кысаларында Сергей Иванов Томск өлкәсенең Мәдәният һәм туристлык департаменты башлыгы Павел Волк белән очрашты. Очрашу ахырында Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Томск өлкәсенең Мәдәният һәм туристлык департаменты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Рәсми визит барышында Сергей Иванов Томск өлкәсенең туристик инфраструктурасы белән танышачак.
Иртәгә, 4 апрельдә, Томск өлкәсе туроператорлары өчен Татарстан Республикасының туристик потенциалы презентациясе белән түгәрәк өстәл узачак, килешү кысаларында хезмәттәшлек перспективалары һәм чаралар планы турында фикер алышу булачак.