Бүген Дәүләт комитетында Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында Идел елгасы буйлап зур булмаган утрауларда һәм «Бережок» базасында урнашкан туристлык кластерларын үстерү концепциясен булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Бәдертдинов, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оештыру эшләре һәм социаль үсеш бүлеге башлыгы Эльс Борһанов, Лаеш муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Андрей Карсалов катнашты.