Татарстан табигать тарихы музее, Татар халкы һәм Татарстан республикасының дәүләтчелек тарихы музее, “Эрмитаж - Казан” үзәге, “Манеж” күргәзмә залы, Пушечный двор музее:
2014 елның 31 гыйнвары – музейлар 15 сәгатькәчә ачык
2015 елның 1 гыйвары – музейлар эшләми
2015 елның 2 – 9 гыйнварлары – музейлар 21 сәгатькә кадәр эшли
Кышкы каникулларның башка көннәрендә музейлар гадәтчә 18 сәгатькәчә эшли.
Ислам мәдәнияте музее:
1 гыйнвар – ябык
2 – 9 гыйнвар – 21 сәгатькәчә эшли
Кышкы каникулларның башка көннәрендә 19:30 кадәр эшли.
Казан Кремле буенча экскурсияләр:
1 гыйнвар – 14:00 – 19:30
2 – 11 гыйнвар – 8:00 – 19:30
Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение чиркәвенең эш сәгатьләре:
1 гыйнвар – 14:00 – 20:00
2 – 11 гыйнвар – 9:00 – 20:00
Бүген, 30 нчы декабрь көнне 18 сәгатьтә, Спортның су төрләре сараенда “Зазеркалье” исемле шоуның премьерасы көтелә. Казанда бөтен гаилә өчен уникаль Яңа ел спектаклендә 60 тан артык артист һәм спортчы, шул исәптән Татарстан вәкилләре катнаша.
Казаннан Свияжск утрау-шәһәрчегенә кадәр бәйрәм көннәрендә һәм 11 январьга кадәр “Южный” автовакзалыннан өстәмә автобуслар оештырылачак. Әлеге комфортлы туристик автобуслар автовакзалдан һәр көнне иртәнге 8 сәг. 30 минутта китә. Белешмәләрне 237-33-23 телефон номеры буенча белеп булачак.