8-9 ноябрьдә Төньяк Казахстан өлкәсенең Петропавловск шәһәрендә Казахстан һәм Рәсәйнең төбәкара хезмәттәшлегенең 15 нче форумы уза. Татарстан Республикасының туристик потенциалы зур экспозиция аша күрсәтелде.
40 квадрат метрлы павильонда интерактив картада республикаларның туристик үзәкләренең һәм шул исәптән Kol Gali Spa Hotel & Resort яңа курорт спа-кунакханәсенең видео язмалары тәкъдим ителде. Шулай ук стендка килүчеләргә «Бөек Идел юлы» төбәкара маршрутының презентациясе һәм виртуаль чынбарлык видео язмалары тәкъдим ителде. «Мин Татарстанны яратам» фотога төшү урынында Сөембикә манарасының яктыртылган инсталляциясе янында фотога төшү чарасы уза. Бирегә килүчеләр бик теләп гүзәл патшабикә Сөембикә белән фотога төшәләр һәм шунда ук бастырылган фоторәсемнәр алалар.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара форумда ике дәүләт башлыклары – Нурсолтан Назарбаев һәм Владимир Путин – катнаша. Быел форумның темасы – туристлык үсешенең яңа алымнары һәм юнәлешләре. Казахстан һәм Рәсәй төбәкләре вәкилләре махсуслаштырылган күргәзмәдә үзләренең туристик мөмкинлекләрен тәкъдим итәләр.
Татарстан Республикасы, Russian Event Awards 2018 Вакыйгалы туристлык милли премиясе рейтингы нәтиҗәләре буенча 403 балл җыеп, мактаулы 1 урын яулады. Рейтинг төзегәндә бәйгедә катнашу өчен төбәктән килгән проектларның гомуми саны, төбәк бәйгеләренең нәтиҗәләре һәм «Russian Event Awards» Вакыйгалы туристлык өлкәсендә милли премия финалы нәтиҗәләре исәпкә алынды. Рейтинг төзегәндә тиешле ел премиясенең рәсми номинацияләре нәтиҗәләре генә исәпкә алынды.
2018 елда Russian Event Awards Милли премиясен алуга илнең 60 төбәгеннән 578 проект игълан ителгән. Түбән Новгородта премия финалында илнең 43 төбәгеннән 193 проект тәкъдим ителгән. Татарстан Республикасын бәйгенең финалында 22 проект тәкъдим итте.
Ирина Гришина - «Казан Ривьерасы» («Казанская Ривьера») кунакханәсенең «Туристлык өлкәсендә һөнәр буенча иң яхшысы» ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык бәйгесендә «Номер фондын эксплуатацияләү хезмәтенең иң яхшы белгече (җыештыручысы)» номинациясендә беренче урын яулады. Җиңүчегә бүләкне Туристлык буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Николай Королев шәхсән үзе тапшырды.
Бәйге Рәсәй Федерациясе субъектларының туристлык өлкәсендә башкарма хакимият органнары һәм тармак берләшмәләре белән берлектә Туристлык буенча федераль агентлык тарафыннан 2013 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ул туристлык өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын үстерүгә, туристик һөнәрләрнең абруен һәм хезмәт базарында тармак белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларның мөһимлеген күтәрүгә, квалификацияле белгечләрне җәлеп итүгә һәм кунакчыллык өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне алга этәрүгә юнәлдерелгән.
Быел ярыш гадәттәгечә 2 этаптан торды: башта РФ субъектлары, шулай ук тармак берләшмәләре арасында, аннары федераль дәрәҗәдә үтте. Анда кунакханәләрнең кабул итү бүлмәсе хезмәткәрләре, җыештыручылар, туристлык агентлыкларның менеджерлары, экскурчиячеләр катнашты. Өч махсус номинациядә балалар-яшүсмерләр туристлыгы буенча менеджерлар, чикләүләрсез туристлык өлкәсенең белгечләре һәм экскурсиячеләр-тәрҗемәчеләр көч сынашты.
Татарстан Республикасының туристик агентлыклары берләшмәсе республиканың туристик оешмаларын «Татарстан Республикасының иң яхшы туроператоры-2018» бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйге Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән уздырыла. Гаризалар 2018 елның 10 декабренә кадәр бәйгене оештыручының ramil@pgrata16.ru электрон адресына кабул ителә, йә почта аша түбәндәге адрес буенча җибәрелә: Казан шәһәре, Маяковский ур., 24а, 157 абонент тартмасы.
Түбән Новгород шәһәрендә узган «Туристик сувенир» Бөтенроссия фестиваль-бәйгесең финалында «Visit Tatarstan» сувенирлары «Татарстан Республикасының туристлыгын үстерү үзәге» Коммерцияле булмаган автоном оешмасы «Төбәк сувенирлары» номинациясендә 1 урын алды. Барлыгы республиканың 4 проекты бәйгенең финалында Гран-прига лаек булды!
Татарстан Республикасын тарафыннан катнашкан бәйгенең лауреатлары киләселәр булды:
«Гастрономия сувениры (ризык).Уртача бәя категориясе» номинациясендә Гран-при – Татар Җимеш кагы, Чәк-чәк музее (Яңа Музей Коммерцияле булмаган партнерлык); «Төбәк сувениры.VIP бәя категориясе» номинациясендә Гран-при – Күннән тегелгән тубуста татар орнаментлы мендәр, «Сахтиан» ҖЧҖ; «Уенчык сувениры.VIP бәя кагориясе» номинациясендә Гран-при – «Минем Әминә» курчагы, Сәгирова Эльза Салаватовна, Питрәч авылы; «Этнографик сувенир. VIP бәя кагориясе» номинациясендә Гран-при – Хатын-кызлар аяк киемнәре – читекләр, «Сахтиан» ҖЧҖ; «Төбәк сувенирлары» номинациясендә 1 урын – «Visit Tatarstan» сувенирлары, «Татарстан Республикасының туристлыгын үстерү үзәге» Коммерцияле булмаган автоном оешмасы; «Гастрономия сувениры (ризык).Уртача бәя категориясе» номинациясендә махсус диплом – Чәк-чәк «Премиум», «Тәмле» ҖЧҖ; «Сувенир идеясе. Уртача бәя категориясе» номинациясендә 3 урын – Чәк-чәк музееның һәм VisitTatarstan ның чәк-чәге (тәкъдим итү, бүләк чәк-чәге), Чәк-чәк музее, VisitTatartsan; «Шәһәр сувениры» номинациясендә 3 урын – «Казан» Магнитлар сериясе, «ПКФ Презент» ҖЧҖ; «Этнографик сувенир.Уртача бәя категориясе» номинациясендә 3 урын – Тәпкәләр формасындагы брелок, «Сахтиан» ҖЧҖ; «Этнографик сувенир.Югары бәя категориясе» номинациясендә 2 урын – Татар бизәкләре, «... гына түгел», Альбина Зиятдинова, Раушания Полосина.
Быел бәйгедә катнашу өчен илнең 63 төбәгеннән 2296 эш бирелгән иде. Бәйгенең максаты – тәҗрибә уртаклашу һәм кызыксынган затларның туристик сувенирларын җитештерү һәм гамәлгә ашыру өлкәсендә үзара хезмәттәшлеген оештыру, шулай ук илебезнең туристик сувенир продукциясе базарын үстерү.
Бәйгенең җиңүчеләрен котлыйбыз һәм киләчәктә дә үз продукцияләрен сатуда уңышлар телибез!
2018 елның 24-27 октябрендә Түбән Новгород шәһәрендә Russian Event Awards 2018 милли премиясе финалы узды. Бәйгедә Татарстан Республикасын 22 катнашучы тәкъдим итте. Финал нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасыннан 2018 премиясе лауреатлары киләселәр булдылар:
«Туристик вакыйгалар уткәрү өчен мәйданчыклар» номинациясендә Гран-при. «Туристик вакыйгалар уткәрү өчен иң яхшы урнаштыру чарасы» – «Казанская Ривьера» аквапарклы кунакханә-күңел ачу комплексы, Татарстан Республикасы;
«Гастрономия туристлыгы өлкәсендә иң яхшы вакыйга» номинациясендә Гран-при – «Вкусная Казань» гастрономия фестивале, Татарстан Республикасы;
«Туристлык өлкәсендә иң яхшы туристик MICE вакыйга» номинациясендә Гран-при – «HORECA by Kazan. Hospitality&Gastro EXPO» күргәзмәсе, Татарстан Республикасы;
«Авыл һәм агротуристлыкны популярлаштыру буенча иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә Гран-при – «Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале, Татарстан Республикасы;
«Авыл һәм агротуристлыкны популярлаштыру буенча иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә 1 урын – Красновидово шәһәрендәге Алмалы Спас, Татарстан Республикасы;
«Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган чараларның иң яхшы программасы» номинациясендә 2 урын – Татарстан Республикасының Милли музеенда кунакчыллык программасы, Татарстан Республикасы;
«Иң яхшы шәһәр бәйрәм вакыйгасы» номинациясендә (100 меңнән артык кеше) 2 урын – «Фанфары Казани» халыкара тынлы оркестрлар фестивале, Татарстан Республикасы;
«Иң яхшы яшьләр туристик вакыйгасы» номинациясендә 2 урын – «SUNNYФЕСТ» креатив чаналар фестивале, Татарстан Республикасы;
«Тарихи юнәлештәге иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә 2 урын – «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале, Татарстан Республикасы;
«Иң яхшы этно-мәдәни туристик вакыйга» номинациясендә 3 урын – Татарстан Республикасының Кама аръягы чувашларының ачык «Учук» фестивале, Татарстан Республикасы;
«Туристик вакыйгалар уткәрү өчен мәйданчыклар» номинациясендә 3 урын. «Туристик вакыйгалар уздыру өчен иң яхшы урнаштыру чарасы» – «Relita-Kazan» кунакханәсе, Татарстан Республикасы;
«Туристик вакыйгалар уткәрү өчен мәйданчыклар» номинациясендә махсус диплом. «Туристик вакыйгалар уздыру өчен иң яхшы урнаштыру чарасы» – Гранд Отель Казань кунакханәсе, Татарстан Республикасы. «Гастрономия туристлыгы өлкәсендә иң яхшы вакыйга» номинациясендә махсус диплом – Чәк-чәй, Татарстан Республикасы;
«Иң яхшы этно-мәдәни туристик вакыйга» номинациясендә махсус диплом – Халыкара Казан Мөселман Кино Фестивале, Татарстан Республикасы;
«Profi.travel дан махсус номинация» номинациясендә махсус диплом – Чәк-Чәй, Татарстан Республикасы.
Шулай ук «Вакыйгалы туристлыкны үстерүгә өлеш керткән өчен» Попечительләр советы премиясенең номинациясендә махсус диплом белән Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Игоревич Абдрәшитов бүләкләнде.
Быел Премиягә барлыгы илнең 60 регионыннан 578 проект тапшырылган. Илнең барлык федераль округлары өчен региональ бәйгеләр үткәрелде. Russian Event Awards милли премиясе нәтиҗәләре буенча регионнар рейтингында Татарстан Республикасы беренче булып тора.
Премиянең барлык җиңүчеләрен котлыйбыз һәм үз проектларын һәм Татарстан Республикасының вакыйгалы туристлыкны үстерүдә алга таба да уңышлар телибез!
Дәүләт комитетында 2018 елгы FIFA футбол дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча кунакчыллык өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Азат Рифгать улы Кадыйров чыгыш ясады.
23 октябрьдән Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетында "Гамәлгә ашкан мультимобильлек» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне озатып йөртү программасы буенча туристлык индустриясе белгечләрен укыту башланды, аны тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы грант бүлеп биргән. Укытуны В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты үткәрә.
Программаның уникальлеге – аны тормышка ашыруда озатып йөрү шартларын һәм аларга карата кисәтү мөнәсәбәтләрен тулысынча белүче һәм тоючы, инвалидлыгы булган кешеләр катнаша.Тәкъдим ителгән хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү буенча укытучылар, тренерлар һәм экспертлар буларак төрле сәламәтлек бозылу чагылышлары булган белгечләр һәм шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе булган белгечләр катнашачак.
Программада Татарстан Республикасы кунакханәләре, уку йортлары һәм экскурсиячеләр вәкилләре катнаша.
Укыту нәтиҗәләре буенча тыңлаучыларга 18 сәгать программасы буенча билгеләнгән үрнәктәге квалификация күтәрү турында сертификат бирелә.
Уку 2018 елның 26 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
Очрашуда Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Куйбышев филиалы Федераль пассажир компаниясе» АҖ башлыгы урынбасары Гаврилова Инна Владимировна, Самара Туристик Мәгълүмат Үзәге директоры Звонковская Ксения Сергеевна һәм шулай ук Татарстан Республикасының туроператорлары, кунакханә җитәкчеләре һәм рестораторлар катнашты.
Инна Гаврилова «Самара-Ульяновск-Казан» тимер юл маршрутын тәкъдим итте, шул исәптән «белем вагоны» проектына аерым игътибар бирде.
2018 елның 9 декабреннән Самара - Ульяновск – Казан туристик маршруты буенча 126/125нче яңа тизйөрешле поезд җибәреләчәк. Әлеге маршрут кысаларында «ФПК» АҖ Куйбышев филиалы тимер юл туристлыгы буенча түбәндәге проектларны тәкъдим итә:
- «Белем вагоны» (балалар төркемнәре өчен);
- «Сәламәтлек вагоны»,
- Иделгә #поездбеләняхшырак
«Белем вагоны» - ул мәктәп укучылары өчен күрше төбәкләргә уңайлы поездларда танып белү сәяхәтләре. Алар уку процессына җайлаштырылган юлда интерактив-белем бирү программасын һәм поездда «дәресләр»нең гамәли дәвамы булып торган күрше төбәктә булу программасын үз эченә ала. Әлеге проект үсеп килүче буынга Рәсәй тарихы белән мавыктыргыч куркынычсыз тимер юл сәяхәтләре рәвешендә танышырга мөмкинлек бирә һәм «2016-2020 елларга Рәсәй Федерациясенең гражданнарын патриотик тәрбияләү» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла.
Проектны тормышка ашыру вакыты – ел саен, сентябрь-май айларында (бәйрәм һәм каникул көннәреннән тыш).
«Белем вагоны» проектын гамәлгә ашыру чорында 2016 елның декабреннән 2018 елның маена кадәр проектта 9 170 кеше катнашты, шул исәптән 495 кеше «минем Рәсәй» илкүләм программасында катнашып, «белем вагоны»нда сәяхәт итте.
2018 елның февралендә Рәсәй Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы практикалары һәм инициативалары бөтенрәсәй бәйгесендә «белем вагоны» проекты Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан «Төбәкләрдә иң яхшы туристик проект» номинациясендә җиңүче дип танылды. Нәтиҗәдә - «белем вагоны» Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан Рәсәйнең барлык төбәкләрендә 2017 елның иң яхшы практикасы буларак гамәлгә ашыруга тәкъдим ителде.
Татарстанның туристик тармагының вәкилләре Казан - Самара - Казан яңа тимер юл туристик маршрутын формалаштыру турында фикер алыштылар. Республикада мәктәп укучыларын кабул итү вариантлары һәм әлеге юнәлеш перспективалары.
Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының туристик продуктны алга этәрү бүлегенә «белгечләр» категориясе вазифаларының әйдәүче төркеме буенча кадрлар резервына кертүгә бәйге игълан ителде.
Бәйгедә катнашу өчен документлар 2018 елның 18 октябреннән 7 ноябренә кадәр Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының эш көннәрендә (9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр) кабул ителә. Бәйгене үткәрү өчен фараз ителгән көн-2018 елның 23 ноябре.
Бәйгене үткәрү урыны-Казан шәһәре, Кремль урамы, 35нче йорт (тест) һәм Казан шәһәре, М. Горький урамы, 19нчы йорт (дәүләт комитетының бәйге комиссиясе тарафыннан үткәрелә торган шәхси әңгәмә).
Бәйгене үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эш бүлегенә алдагы телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 222-90-29, 222-90-27. Булачак бәйге турында тулырак мәгълүмат дәүләт комитетының http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-vklyuchenie-v-kadroviy-rezerv.htm рәсми сайтында урнаштырылган.