ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2020 ел
җомга

Бүген инстаграмның Visit Tatarstan битендә Казан рестораннары пешекчеләре белән татар ризыклары әзерләү буенча мастер-класслар белән турыдан-туры эфирлар тәмамлана.⠀

Актыккы туры эфир 12:00 сәгатьтә башлана


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Алабуга буйлап виртуаль экскурсия ясарга тәкъдим итәбез:

https://www.youtube.com/channel/UCMhQSYFeuZ6ShmOzdAUqSSQ/featured

https://www.instagram.com/museum_yelabuga/

https://vk.com/elmuseum

Туризм буенча федераль агентлык хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 4 нче апрелендәге 898-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә читкә чыга торган туризм өлкәсендә эшчәнлек башкаручы тур операторларына коронавирус йогышына бәйле рәвештә барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыять аркасында чикләмәләр кертелгән (сәяхәт вакыты – чикләмәләр кертелгән көннән башлап 2020 елның 01 июненә кадәр) илләргә сатылган туризм продуктлары өчен туристларга акчаларын кайтарып бирү өчен тур операторларының персональ җаваплылык фондында тупланган акчадан файдалану мөмкинлеге бирелә.


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

«Татарстан Республикасы Туристик волонтерлары ассамблеясе» АКО волонтерлары #МыВместе проекты кысаларында көн саен өлкән яшьтәге кешеләр өчен азык-төлек продуктларын һәм дару чараларын китерү буенча мөрәҗәгатьләрне гамәлгә ашыра. Туристлык волонтерларының җайга салынган эше бер көн эчендә өлкәннәрдән һәм аз хәрәкәтле гражданнардан килгән берничә дистә гаризаны үтәргә мөмкинлек бирә.

Волонтер булырга теләге булганнар https://dobro.ru/ сайтында теркәлергә тиеш.

Өлкәннәргә һәм аз хәрәкәтле гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия телефоны: 8-800-2003-411

Инстаграмдагы Visit Тatarstan битендә татар ризыклары әзерләү буенча туры эфирга кушылыгыз. Гадәттәгечә, туры эфир 12:00 сәгатьтә башлана. Бүген, 12 ел дәвамында «Сказка» рестораны өчен алыштыргысыз шеф-повар булып хезмәт иткән Андрей Саховский, сарык итен ничек итеп казанча әзерләргә кирәклеге турында сөйләп бирер һәм күрсәтер.


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

РФ Хөкүмәтенең «Туристларга һәм (яки) башка заказчыларга туристлык продукты өчен алар тарафыннан түләнгән акча суммаларын туроператорның шәхси җаваплылыгы фонды акчаларыннан кире кайтару кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 8 нче апрелендәге 461 номерлы карары нигезендә Россия Хөкүмәте туристларга гамәлдән чыгарылган туристлык продукты өчен алар тарафыннан түләнгән акча суммаларын туроператорның шәхси җаваплылыгы фонды акчаларыннан кире кайтару тәртибен һәм шартларын раслаган. Мондый илләр исемлеге, чикләүләр гамәлдә булу датасын күрсәтеп, Ростуризм сайтында урнаштырылырга тиеш. Кагыйдәләр нигезендә, туроператор ике атна эчендә «Турпомощь» ассоциациясенә туристларга үз фондларыннан акчаларны кире кайтару турында хәбәр җибәрә. Аннары алты ай дәвамында ул үз сайтында тиешле мәгълүмат урнаштырып, туристларның акчаларын кире кайтару турындагы таләпләре реестрын формалаштырырга тиеш.

 Бу вакыт эчендә турист яки аның вәкиле туроператорга акчаны кире кайтару турында таләп белдерә ала, аның формасы «Турпомощь» тарафыннан расланачак. Таләп уңай хәл ителгән очракта, «Турпомощь» ассоциациясе туроператордан документлар алынган көннән башлап 60 эш көне дәвамында турист таләпләрендә күрсәтелгән счетларга акча күчерергә, туроператорга һәм Ростуризмга бу хакта хәбәр итәргә, йә түләүдән баш тартырга, шулай ук туроператорга бу хакта хәбәр итәргә тиеш. Акчаны кире кайтарудан баш тарту өчен кирәкле документларның булмавы яки аларның җитешеп бетмәве, аларда тулы булмаган яки дөрес булмаган белешмәләр күрсәтелүе, әлеге белешмәләрнең кире кайтару шартларына туры килмәве нигез булып тора. Баш тарту очрагында, туроператор берләшмәгә кирәкле документларны кабат тапшыра ала.

Тәтеш шәһәре Татарстан Республикасындагы туристлык үзәкләренең берсе булып тора. Аның тышкы кыяфәте һәм атмосферасы җирле сәүдәгәр династияләре тарафыннан формалаштырылган: XIX-XX гасыр башында Крупин, Серебряков, Колсанов, Полосухин кебек сәүдәгәрләр тарафыннан төзелгән йортлар Тәтешнең йөзен билгели.

Сүз дә юк, сәүдәгәр Серебряков йортында урнашкан Тәтеш төбәгенең тарихи музее – Тәтеш каласындагы иң мөһим истәлекле урыннарының берсе булып тора.

Бүген теләге булган һәркем социаль челтәрләр ярдәмендә виртуаль рәвештә Тәтеш төбәгенең тарихи музее заллары буйлап борынгы шәһәр атмосферасына чума ала.

https://www.instagram.com/museumtetushi/

https://vk.com/muzeumtetushi  - «ВК» берлеге

https://www.youtube.com/channel/UCgp8u1763BgDa4-AmW2QgKA

Бүген без «Катык» рестораны шеф-пешекчесе белән бергә гөбәдия әзерләячәкбез.

12.00 сәгатьтә Visittatarstan инстаграмм-битендә турыдан-туры эфирга кушылыгыз.

Исегезгә төшерәбез, кичә кулинария мастер-классы «Туган Авылым» ресторанында узды.

Без гадәти татар рецепты буенча шеф-пешекче Әхәд Давлатов белән бергәләп сыер итеннән кулама әзерләдек #visittatarstan #татарскаякухня #КулинарныйАнтивирус


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты «кайнар линия»се буенча алынган, Татарстан Республикасына килүгә кагылышлы күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча түбәндәгеләрне хәбәр итәбез:

 Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни, физкультура, спорт һәм гражданнар катнашында башка чараларны үткәрү тыелган, җәмәгать туклану хезмәтләрен күрсәтү объектларының эше туктатылган. Мондый объектларга килмичә, ризыкны алып чыгып бирү буларак хезмәт күрсәтү очраклары гына рөхсәт ителә. Музейларны, музей-тыюлыкларны да кертеп, мондый күрсәтү объектлары ябык.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы кунакханәләре, Роспотребнадзор таләпләрен үтәгән очракта, санитар-эпидемиологик нормаларны саклап, планлы режимда эшләү мөмкинлегенә ия, туклану номерларда оештырылган.

30 нчы марттан башлап Татарстан Республикасында гомуми үзизоляция режимы кертелде. 

Гражданнар җәмәгать урыннарында һәм транспортта 1,5 метрдан да ким булмаган аралыкны сакларга тиеш.

Шулай ук республикада үз-үзеңне изоляцияләү чорында халыкка йөрү хокукын бирә торган махсус рөхсәт алу тәртибе дә гамәлдә.

Судка бару, балаларны белем бирү оешмасына илтү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, җирләү эшендә катнашу, паспорт алу яки паспортны торгызу өчен рөхсәт алынырга мөмкин. Моннан тыш, рөхсәтләрне дачага бару яки аннан кайту, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен дә рәсмиләштерергә мөмкин.

Рөхсәтне шулай ук авыру туганнарга дарулар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен дә алырга мөмкин. Республика территориясе буенча башка максатларда хәрәкәт итү рөхсәт ителми.

Татарстан Республикасында санитар-эпидемиологик хәл яхшырганнан соң Сезне күрүебезгә бик шат булырбыз.

Visittatarstan Казан рестораннары пешекчеләре белән турыдан-туры эфирларны дәвам иттерә, белгечләр Сезнең белән татар ашларының рецептлары һәм аларны әзерләү серләре белән уртаклашачак.

Һәр туры эфир Visittatarstan инстаграмм-битендә 12:00 сәгатьтә башлана. ⠀

- Дүшәмбе, 13 апрельдә – «Туган Авылым» рестораны @tugan_avilim ⠀⠀

- Сишәмбе, 14 апрельдә – «Катык» рестораны @katyk_rest ⠀

- Чәршәмбе, 15 апрельдә «Сказка» кафесы @skazkakazan ⠀

- Пәнҗешәмбе, 16 апрельдә «Левен» брассериясе @leuven_belgian_brasserie ⠀

- Җомга, 17 апрельдә «Түбәтәй» кафелары челтәре @tubatay.kzn ⠀

Эфирларда очрашканчыга кадәр #visittatarstan #татарскаякухня #КулинарныйАнтивирус

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International