ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Матбугат туры Мурманск халкын Татарстанга җәлеп итү максатында оештырылган. Республикада кунак булган журналистлар Казан, Зөя, Болгарның төп истәлекле урыннары белән танышачак, шулай ук биш йолдызлы SPA-Kol Gali Resort & Spa курорт кунакханәсенең барлык дәрәҗәләрен бәяли алачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Мурманскны туристларны җәлеп итү өчен өстенлекле юнәлеш буларак бәяләде. «Без Татарстанда булган бөтен нәрсәне күрсәтәчәкбез: мәдәни истәлекле урыннар, гастрономия, табигать һәм башка бик күп нәрсәләр. Үзебез өчен Мурманск шәһәрендә яңа базар күрәбез», – дип билгеләде ул.

Мурманск һәм Казанны Nordwind Airlines авиакомпаниясенең турыдан-туры авиарейсы бәйләп тора.

Самолетлар атнага ике тапкыр оча. Мурмансктан самолетлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Казан аэропортына 9:40 сәгатьтә килеп җитә.

Җәйге чорда самолетлар 29 октябрьгә кадәр очачак. Билет бәясе 6 мең сумнан башлана.


22
июнь, 2021 ел
сишәмбе

ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова Сабантуйга бүләк җыю тантанасына багышланган матбугат конференциясендә катнашты.

Сабантуй – Идел буе халыкларының безнең көннәргә кадәр сакланып калган һәм зур хөрмәт хисләре белән буыннан-буынга тапшырыла торган, ЮНЕСКО яклавына алынган бердәнбер бәйрәме.        

Проектның идеясе – Казан шәһәренең барлык районнарын бәйрәм йөрешенә берләштерү, шулай ук Татарстан Республикасы районнарында да традицияләрне торгызу. «Сабантуй – бүләкләр җыю» проектын гамәлгә ашыру 24 июньдә, Сабантуйга кадәр бер көн кала җиңүле атлар, милли киемнәрдәге музыкаль һәм бию төркемнәре, шәһәр халкы, туристлар катнашында шәһәр урамнары буйлап бәйрәм йөреше формасында узачак.

Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева Екатеринбургта Вьетнамның Генераль консулы Динь Ван Донг әфәнде җитәкчелегендәге Вьетнам Социалистик Республикасы делегациясе белән очрашты.

Очрашу барышында Вьетнам Социалистик Республикасы һәм Татарстан Республикасының туристлык потенциалының үзара презентацияләре узды, яклар туристлар агымын үзара арттыру мөмкинлекләре, шулай ук якларның туризм өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Очрашу Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында 21 июньдә узды

Мәскәүдә  «Здравница-2021» ХХ юбилей форумы тәмамланган. Күргәзмә стендларында «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе әгъзалары: «Татнефть» ГАҖ ССУ, «Крутушка» шифаханәсе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе шифаханәләре тәкъдим ителгән.

 «Татарстан шифаханәләре» шифаханә-курорт учреждениеләре республика ассоциациясе – Илкүләм курорт ассоциациясенең күптәнге һәм актив партнеры. Аның президенты – академик Александр Николаевич Разумов, күргәзмә стендларын караганда, Татарстан шифаханәләренең динамикалы үсешен һәм коронавирус йогышын кичергән авыруларны тернәкләндерү һәм торгызу программасына зур өлеш кертүе турында билгеләп үткән. «Татарстан шифаханәләре» шифаханә-курорт учреждениеләре республика ассоциациясе президенты Евгений Терентьев форумны оештыру комитетына «Здравниц»ның чирттагысын Татарстан Республикасында уздыру мөмкинлеген карарга кушкан.

Савыктыру оешмалары вәкилләре фәнни симпозиумда докладлар белән чыгыш ясаган.


18
июнь, 2021 ел
җомга

16 июньдә туризмда кэшбек программасының яңа этабы башланып китте, ул 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шартлары элеккегечә: турист картасына тур яки яшәү бәясенең 20 проценты, иң күбе 20 мең сум акча кире кайтачак. Түләүне МИР картасы белән башкарырга кирәк. Бер карта белән чикләнмәгән күләмдәге турлар өчен түләргә мөмкин. 1 октябрьдән 24 декабрьгә кадәр теләсә кайсы төбәккә барырга мөмкин. Шул ук вакытта круизга 1 сентябрьдән башлап навигация тәмамланганчы барырга мөмкин булачак. Программада 2 төннән башланган сәфәрләр һәм кунакханәләр катнаша.

Программага 3000ләп партнер: отельләр, туроператорлар, круизлар һәм агрегаторлар җәлеп ителгән. Мөмкин булган барлык тәкъдимнәр һәм партнерлар исемлеге мирпутешествий.рф сайтында басылган һәм даими рәвештә реаль вакыт режимында тулыландырып торылачак.


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Өстәмә белем бирү һәм балаларны савыктыру һәм аларның ялын оештыру федераль үзәге» яшь экскурсоводларның бөтенроссия конкурсын үткәрүе турында игълан итә.

Конкурс «Проект командасы» номинациясендә проект командалары арасында урта һәм өлкән мәктәп яшендә оештырылган төркемнәр өчен шәһәр тирәлегендә иң яхшы ике көнлек туризм маршрутын билгеләү өчен үткәрелә.

Турда бер төн куна торган ике көнлек программа һәм мәҗбүри тематикалы экскурсия программасы булырга тиеш.

Тема мөстәкыйль рәвештә сайлана.

Сайлап алу этабы – 2021 елның 20 сентябреннән 20 октябренә кадәр.

Конкурс турында иң тулы мәгълүмат классноепутешествие.рф сайтында урнаштырылган.

Бүген Татарстан Республикасында Карелия Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларының матбугат туры тәмамланды. 14 июньнән Петрозаводск кунаклары Казан, Зөя утрау-шәһәрчеге буйлап сәяхәт кылды, шулай ук Бөек Болгарда булдылар.

Матбугат туры Карелия халкын Татарстанга җәлеп итү максатында  оештырылган иде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәре буенча төбәкара идарәсе 2021 елның 7 июненнән башлап Кырым Республикасы территориясенә балаларның оештырылган төркемнәрен кертүне чикләү турында хәбәр итә.

Роспотребнадзорның Краснодар крае идарәсе хәбәр иткәнчә, Краснодар крае территориясендә «Югары әзерлек» дип аталган эш режимы гамәлдә булуын дәвам итә.


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Хөрмәтле туристлык базарында катнашучылар!

Исегезгә төшерәбез, Программаның хәзерге барлык партнерларына сайттагы тәкъдимнәрне 2021 елның 15 июне ахырына кадәр актуальләштерергә кирәк.

 Программа шартлары:

Үткәрү вакыты – 2021 елның 16 июненнән 31 июленә кадәр.

Сәфәрнең озынлыгы – кимендә 2 төн (3 көн).

Сәяхәт даталары – 2021 елның 1 октябреннән 24 декабренә кадәр.

Кешбэкның максималь суммасы – тур бәясенең 20%ы, әмма 20 000 сумнан да артык түгел.

Яшәү бары тик классификацияләнгән урнашу чараларында яки урнашуның махсус транспорт чарасында гына мөмкин.

Кешбек программасында катнашмаган очрактагы тур бәясе белән программада катнашкан вакытта тур продуктының чагыштырма бәясе тулысынча тәңгәл килергә тиеш.

Мөһим: Программа шартларын бозган очракта туроператор/кунакханә квалификациясеннән мәхрүм ителергә һәм штрафка тартылырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International