Туризмда кэшбекнең яңа этабы башланды

2021 елның 18 июне, җомга

16 июньдә туризмда кэшбек программасының яңа этабы башланып китте, ул 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шартлары элеккегечә: турист картасына тур яки яшәү бәясенең 20 проценты, иң күбе 20 мең сум акча кире кайтачак. Түләүне МИР картасы белән башкарырга кирәк. Бер карта белән чикләнмәгән күләмдәге турлар өчен түләргә мөмкин. 1 октябрьдән 24 декабрьгә кадәр теләсә кайсы төбәккә барырга мөмкин. Шул ук вакытта круизга 1 сентябрьдән башлап навигация тәмамланганчы барырга мөмкин булачак. Программада 2 төннән башланган сәфәрләр һәм кунакханәләр катнаша.

Программага 3000ләп партнер: отельләр, туроператорлар, круизлар һәм агрегаторлар җәлеп ителгән. Мөмкин булган барлык тәкъдимнәр һәм партнерлар исемлеге мирпутешествий.рф сайтында басылган һәм даими рәвештә реаль вакыт режимында тулыландырып торылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International