2022 елның 3 гыйнварыннан «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан — Элиста маршруты буенча яңа очыш юнәлешен ачып җибәрәчәк.
Калмыкия Республикасы башкаласы Элистага туры рейслар атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 50 урынга исәпләнгән CRJ - 200 очкычларында башкарылачак.
Казаннан Элистага кузгалу – 09:30, Элиста аэропортына килү 11:30 сәгатьтә планлаштырыла. Элистадан кайтыр юлга кузгалу – 12:30, Казан аэропортына килү – 14:35.
Татарстан Республикасы һәм Калмыкия Республикасы арасында турыдан-туры һава юллары булдыру, һичшиксез, һәр як өчен дә туристлык мөмкинлекләрен киңәйтәчәк.
Калмыкия Республикасы башкаласы безнең илдә иң экзотик туризм юнәлешләрнең берсе булып санала. Элистага көнчыгыш колориты, буддизмның изге урыннары, чиксез далалар хакына баралар. Көнчыгыш традицияләренең һәм заманча Европа мәдәниятенең искиткеч ярашуы дөньяның бер генә шәһәренә дә охшамаган кабатланмас кала йөзен тудыра.
Юлда үткән вакыт 2 сәгатькә сузылачак. Бер якка булган билет бәясе, авиакомпания сайтында сатып алу шарты белән, 5 мең 90 сумнан башлана. Рейслар турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпаниянең http://uvtaero.ru сайтында алырга мөмкин.
Күңелле сәфәрләр теләп калабыз Сезгә!