Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Сезне 2016 елның 14-16 октябрендә Удмуртиядә реклама-мәгълүмат турында катнашырга чакыра. Анда катнашырга Россия Федерациясе буенча туристлар җибәрүдә махсуслаштырылган туристик компанияләр хезмәткәрләре чакырыла. Турда катнашу бушлай (яшәү, программа буенча туклану, транспорт һәм экскурсия хезмәте күрсәтү). Өстәмә рәвештә Казан-Ижевск-Казан маршруты буенча бару түләнә (катнашуны раслаганнан соң билетлар мөстәкыйль алына). Якындагы вакытта катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итүегез сорала. Турның җентекле программасын Сез папкада таба аласыз.
Гаризалар 2016 елның 10 октябренә кадәр электрон адреска кабул ителә: ueo@mkpiur.ru. Бөтен сораулар белән түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итегез: (3412)57-20-90, Урасина Елена Олеговна,
Королева Галина Викторовна.
Халыкара туризм көнендә, 27 сентябрьдә, Россия Федерациясе мәдәният министрлыгында өлкәне үстерүгә өлеш кертүчеләргә ведомство бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның эчке һәм тышкы туризмны үстерүгә керткән хезмәте билгеләнде.
«Россиянең туристик башкаласы»н сайлаулар Мәскәүдә «Travel Russia» берлеге оештырган тревел-блогерлар слеты кысасында узды.
Тавыш бирүнең финал пулына эчке һәм тышкы туризмны үстерүдә нык җәлеп итә алырлык Россиянең 12 шәһәре кертелде. Шул ук вакытта оештыручылар аерым федераль статусын исәпкә алып Мәскәү һәм Петербургны гомуми исемлеккә кертмәде.
Тавыш бирү нәтиҗәсендә беренче урынны Казан алды. «Туристик көмеш» - Ярославльдә, «бронзаны» тревел-блогерлар Түбән Новгородка бирде.
«Travel Russia» берлеге: http://travel-russia.livejournal.com
Хөрмәтле коллегалар! Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты 2016 елның 14-15 октябрендә Кострома өлкәсенә реклама-матбугат турында катнашырга чакыра. Анда катнашырга Россия Федерациясе буенча туристлар җибәрүдә махсус эшләүче туристик компанияләр хезмәткәрләре чакырыла. Турда катнашу бушлай (яшәү, программа буенча туклану, транспорт һәм экскурсия хезмәте күрсәтү). Өстәмә рәвештә Казан-Кострома-Казан маршруты буенча бару түләнә (билетлар катнашуны раслаганнан соң мөстәкыйль сатып алына). Якындагы вакытта катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итүегез сорала. Турның җентекле программасын Сез папкадан таба аласыз. Гаризалар 2016 елның 4 октябренә кадәр электрон адреска кабул ителә:
E.Sorokina@tatar.ru. Бөтен сораулар белән түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итегез: 222-90-37, Варламова Елена.
Хөрмәтле коллегалар, туризм индустриясе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы кунаклары, профильле вуз укытучылары һәм укучылары! Сезне быел 35нче тапкыр бәйрәм ителүче Бөтендөнья туризм көне белән котлыйм!
Туризм Татарстан Республикасы өчен – елдан ел алга атлаучы мөһим өлкә. Чит ил туристларының безнең республикага кызыксынуларының артуы – килүчеләр өчен Татарстанны меңнән бер итәргә омтылучы профессионаллар командасының иң яхшы күрсәткече.
Бездә Россиядә тышкы һәм эчке туризм лидеры булырлык бөтен нәрсә бар, һәм мин Татарстанны безнең илдә генә түгел, ә дөнья картасында иң мөһим туристик нокта итәр өчен эшнең уңышлы дәвам итәчәгенә ышанам.
Бөтен коллегаларыма эшләгән эшләре өчен рәхмәтемне җиткерәм һәм туроператорларга, туристик компанияләргә, отельерларга, экскурсоводларга, транспорт компанияләренә, җәмәгать туклануы предприятиеләренә уңышлар телим. Ә безнең хөрмәтле туристларга һәм сәяхәтчеләргә бер генә теләк җиткерәсе килә – без сезне көтәбез!
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова Татарстанда 26сыннан 30 сентябрьгә кадәр булачак Иркутск өлкәсе делегациясе белән очрашты. Очрашу туризм өлкәсендә территорияне үстерүдә Татарстан Республикасы тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән узды.
Очрашуда республикада туризмга бәйле мәсьәләләр каралды. Кунаклар өчен республиканы тәкъдир итү уздырылды һәм Зөя, Болгар, Алабуга, Тәтеш, Чистай һәм, әлбәттә инде Казан кебек туристик үзәкләр турында җентекләп сөйләделәр. Тәкъдир итүдән соң кунакларның комитет вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны шәхси бирү мөмкинлеге булды.
Татарстанда булган вакытларында Иркутск өлкәсе вәкилләре Болгар һәм Зөя һәм Казанның тарихи урыннары белән таныша алачак.
28 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Сеченов урамындагы 13а йортта урнашкан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә Татарстан Республикасы территориясендә кунакханә хезмәтләре күрсәтүче оешмалар вәкилләре белән кулланучылар хокукын яклау һәм санитария-эпидемиология законнарын үтәү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә була. Семинар-киңәшмәдә "Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ , ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, ТР Иҗтимагый палатасы, Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының Рестораторлары һәм Отельерлары Берләшмәсе вәкилләре һәм башкалар катнашачак.
2016 елның 06-07 октябрендә Казахстан Республикасы Шимкент шәһәрендә «ONTUSTIKTOURISM-2016» Халыкара туристик форумы һәм «SILKWAYTOURISMFAIR» Халыкара ярминкәсе була.
«ONTUSTIKTOURISM - 2016» (алда - Форум) власть, бизнес, фәнни берлекләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм UNESCO (Мәгариф, мәдәният һәм фән мәсьәләләре буенча ООН Халыкара оешмасы) WorldTourismOrganization (Бөтендөнья туристик оешма), TurkicCouncil (Төрек советы) һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы кебек халыкара оешмалар эгидасы астында Ефәк юлда туристик өлкәне үстерү мәсьәләләре буенча җәмәгать берләшмәләре вәкилләре арасында очрашулар һәм сөйләшүләр өчен диалог мәйданы булачак.
«Татарстан Республикасы халык сәнгате һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерү үзәге» ГБУ һәм Татарстан Республикасы һөнәри палатасы бөтен теләүчеләрне «Татарстан Республикасы туристик сувенир» конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурска һәр гариза бирүчедән соңгы 2 елда ясалган 10 берәмлектән артмаган автор башкаруындагы әйберләр кабул ителә.
Конкурста һәр номинация буенча җиңүчеләр 50 000 сум күләмендә акча призлары белән бүләкләнә, шулай ук һәр әйбергә «Татарстан Республикасының иң яхшы туристик сувениры» статусы бирелә.
Конкурста катнашу - бушлай
Сезнең гаризаларны 2016 елның 20 октябренә кадәр konkurs.suvenir@yandex.ru.
электрон адресына җибәрүегезне көтәбез
Белешмәләр түбәндәге телефоннар аша бирелә: 8 (843) 264-45-12, 236-06-43