ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 18 маенда Татарстан Республикасы туристлык буенча дәвләт комитетында дәвләт хезмәте хакында семинар-утырыш узды. Утырышта чыгыш ясадылар: Саетова Лиана Марселевна – Татарстан Республикасы туристлык буенча дәвләт комитет рәисе урынбасары, Рязанова Юлия Николаевна – кадрлар һәм юридик секторы җитәкчесе, Тазетдинова Зульфия Фанизовна – кадрлар һәм юридик секторы әйдәүче киңәшчесе.

19 майда Хэнань провинциясенең г. Саньмэнься шәһәрендә Татарстан Республикасының туристик мөмкинлекләре танытымы узды. Танытымда 60 кешегә якын кеше булды. Алар арасында Коу Уцзян Хэнань провинциясенең туризм буенча дәвләт җитәкчелеге рәис урынбасары, Саньмэнься шәһәр мэры һәм туристик ширкәтләр һәм массакүләм чаралар эшчеләре катнашты. Шулай ук Татарстан Республикасы туристлык буенча дәвләт комитеты һәм Хэнань провинциясенең туризм буенча дәвләт җитәкчелеге арасында бергәлектә эш итү килешүе имзаланды.

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе С.Е.Иванов Татарстан Республикасының рәсми делегатлар составында 15-нче майдан алып 24-нче майга кадәр эшлекле визит белән Кытай Халык Республикасында булачак.
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәис урынбасары Екатерина Барабанова 17-18майда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәсми делегатлар составында эш сәфәре белән Төркия Республикасында

15
май, 2015 ел
җомга
28 нче майдан 31 нче майга кадәр Казанда һәм Свияжск утрау-шәһәрчегендә “Музыка безнең тирәдә” исемендәге Халыкара яшьләр классик музыка фестивале узачак. Бу елда чарада катнашу өчен бөтен Россиядан һәм Европадан яшь музыкантлар киләләр. Халыкара конкурс лауреатлары тыңлаучыларга үзләренең скрипка, вокал, фортепиано, виолончель буенча сәнгатләрен тәкъдим итәчәкләр.
16 нчы майдан 17 нче майга кадәр Алабуганың дәүләт музей-тыюлыгы, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеенабагышланган, “Музей төннәре” исемендәге Бөтенроссия дәрәҗәсенә чакыра. 16 нчы майда 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр шәхси килүчеләр өчен М.И.Цветаева әдәби музее, йорт хәтере, Музей “Портомойня”, “Көмеш гасыр” китапханәсе, Н.А.Дурова музей-усадьбасы, И.И.Шишкин музей-йорты, күргәзмә залы шикелле объект экспозицияләргә һәм күргәзмәләргә түләүсез керү ачык була.
16 майда “Казан Кремлендә көн һәм төн”енә чакырабыз. Акциянең төп темасы Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы булачак. Барлык чаралар Туган илне саклаучыларга багышланган була. Сөембикә манарасы янында үзенең осталыкларын хорлар күрсәтәчәк, алар сугыш һәм “Җиңү көне” җырын төрле телләрдә башкарачаклар.

2015 елның 16 маенда ГМИИ РТ Халыкара “Музейлар төне” акциясенда катнашырга чакыра.

2015 елның 16-17 майында 13:00дан 02:00'га кадар Милли музей Казанлыларны һәм башкала кунакларын “Музейда көн һәм төн” бәйрәменә чакыра. Быел рәсми акция темасы “Музейлар һәм җәмгыятьнең алга барышы”. 1 мая мәйданында һәм музейларның залларында флешмоблар, концертлар, мастер-класслар, конкурслар һәм күп башка кызыклы чаралар уткәреләчәк.


13
май, 2015 ел
чәршәмбе
13 майда көндезге 10.00 сәг. “Корстон-Казан” күңел ачу үзәгендә Россия чит илләр туристларын кабул итү сораулары буенча түгәрәк өстәл узды. Әлеге чара кысаларында Хэбэй провинциясенең туристик потенциалы презентациясе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International