ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2015 ел
сишәмбе
Казанлылыр һәм шәһәр кунаклары үзләренә охшаган тәмле ризыкларга һәм аны пешергән поварга бәя бирә алдылар һәм сайлауда катнаша алдылар. Сайлау нәтиҗәсендә фестивальның җиңүчесе “Алан Аш” кафесы билгеләнде.
9 майда Бөек Ватан сугышына багышланган Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы составында Хәтер музее ачылды. Беренчеләрдә булып музейны фронтта катнашучылар, тыл хезмәткәрләре һәм музейны барлыкка китерүче – Алабуга муниципаль район башлыгы Г.Е.Емельянов карадылар. Бәйрәм көнне Хәтер музей ишекләре барлык теләүчеләр өчен ачык иде.

8
май, 2015 ел
җомга

Бүген Казанда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган урам җыелышлары, район бәйрәмнәре, спортив чаралар һәм концертлар узалар.



6
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итү алдыннан шәһәр мэриясе Братья Люмьер исемендәге рәсем узәге белән бергә Казан ратушасында 1941 нче 1945 елларның уникаль сугыш фотографияләр күргәзмәсе белән таныштыра.

5
май, 2015 ел
сишәмбе
1 май көнне Иске-Татар бистәсендә Кабан күле яр буе урамында катерларда йөрү регуляр экскурсияләр җибәрү чарасы узды. Шәһәрнең Башкарма комитеты туризмны үстерү буенча Комитеты хәбәр итүе буенча башкаланың кунаклары Казанның Кабан күле тирә-юнь күренешләрен рәхәтләнеп караганда 5 телдә: рус, немец, инглиз, кытай һәм татар телләрендә экскурсия тыңлый алачаклар.

Бүген Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитеты каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы узды.

Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитеты каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышында Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитеты рәисе  С.Е.Иванов, Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәуләт комитеты рәис урынбасары Л.М.Сәетова, кадрлар һәм юридик эш секторының әйдәп баручы киңәшчесе Ю.Н.Рязанова, кадрлар һәм юридик эш секторының әйдәп баручы консультанты З.Ф.Тажетдинова, дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты Д.Х.Фатыхова катнаштылар.

Айның һәр икенче һәм дүртенче җомга көннәрендә 17.00 сәгатьтә “Галәм битләре” күргәзмәнең сирәк экспонатлары белән танышырга уникаль мөмкинлекне ычкындырмагыз. Тулылык телефон буенча: (843) 567-80-35, 567-80-37.
Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының кадрлар резерв конкурсына кертүкомиссия утырышы узды. Конкурс датасы һәм уздыруы турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган иде. Дәгъвачылардан документларны кабул итү 16 нчы марттан 06 апрельга кадәр 2015 нче елның утәлә.

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Казанда керәшен халкы тарихы һшәм мәдәнияте музее ачылды. Бу музей Тихвин тәресе уңаена керәшен Казан керәшен храмында эшли башлады. Музей ачылышында Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, протоиерей Павел Павлов, керәшен рухи миссия рәис ярдәмчесе, ветеран Советы керәшен хәрәкәте рәисе Аркадий Фокин һәм Тихвин чиркәве мәхәллә кешеләре катнаштылар.


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 25 апреленда Татарстан Республикасына Финляндиянең ун туроператорлар вәкилләре киләчәк. Әлеге фин туроператорлары FINNAIR авиакомпаниянең бортында очып киләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International