26 майда регионның туристлар инфраструктурасы танышу максаты белән Татарстан Республикасына Финляндия массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килә. Финляндия медиа вәкилләре Татарстан Республикасында 26-нчы майдан алып 30-нчы майга кадәр булачаклар.
Чараны оештыручылар белдерүе буенча, 28-нче майдан алып 31-нче майга кадәр Свияжск утрау-шәһәрчегендә “Музыка безнең әйләнә-тирәдә” Халыкара яшьләр классика музыка фестивале узачак. Әлеге фестивальда катнашу өчен 500дән артык гариза бирелде, алардан тик 30 гына классика музыка фестивалендә катнаша алачак. Шунсы шатландыра – быел фестивальда катнашу өчен биргән гаризалар географиясе бик киң, алар арасында Австрия, Испания, Кытай, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Белороссия вәкилләре.