Аксубай туган якны өйрәнү музеенда районның 2015 елда төшерелгән яңа картасы пәйда булды, дип хәбәр итә Аксубай җирле газетасы.
Бу картаны якташларына “Җир“ Республика кадастр үзәге“ ААҖ генераль директоры Нәҗип Бакиров тәкъдим итте. Анда барлык торак пунктлар, юллар, яшәү чыганаклары системасы, урманнар, сулыклар, шулай ук район объектлары һәм предприятиеләре күрсәтелгән. Карта – музейга килүчеләргә районның бүгенге яшәеше белән танышуда җитди материал булып тора.
XI Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылуына санаулы көннәр калды. Казан халкы һәм Татарстан Республикасының кунаклары өчен фестиваль көннәре чын кино бәйрәме булырга тиеш. Атна дәвамында конкурс һәм конкурстан тыш булган күрсәтмәләр берьюлы берничә шәһәр кинотеатрларда барачак. Фестивальның ачылу һәм ябылу тантаналары Г.Камал исемендәге театрда узачак, тиешенчә 5 һәм 11 сентябрьдә.
3 нче сентябрьдан 7 нче сентябрьга кадәр 2015 нче елның Татарстан Республикасына реклама-мәгълүмати туркысаларында Казахстан Республикасының туроператор вәкилләре килделәр.
Визит вакытында Казахстанның турбизнес вәкилләре Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләре белән танышалар. Туроператорлар Казан Кремленә барачаклар, алар өчен Бауман урамы буенча җәяүле экскурсия оештырылачак. Шулай ук Казахстан вәкилләре төп туристик объектларын һәм истәлекле урыннарны күрә алачаклар.
Ял көннәрендә Казахстан туроператорларына Свияжск утрау шәһәрчегенә һәм Бөек Болгар шәһәренә күчмә экскурсия оештырылачак.
2-6 сентбярь көннәрендә Татарстанда Төркиядән масса күләм чаралар информацион-реклама турга килделәр.
Алар Татарстанда туристик мөмкинчелекләр белән танышалар. Журналистлар һәм операторлар Казан Кремле белән танышалар, Баумана җәяүле урамны йөреп чыгалар һәм Гранд Отел Казанның вертолет аланына күтәреләләр. Шулай ук Бөек Болгар һәм Зөя утравы белән танышалар.
22 нче ноябрьдан алып 27 нче ноябрьга кадәр 2015 нче елның Сочи шәһәрендә “Курортлар һәм туризм. Россиядә ял итергә вакыт” Халыкара туристик форумы булачак. Форум кысаларында “Курортлар һәм туризм. Сезон 2015-2016” исемендәге XXII Халыкара туристик күргәзмәсе узачак (26 нчы ноябрьдан алып 27 нче ноябрьга кадәр 2015 нче елның, конгресс “Эчке һәм керү туризмы. Яңа чынбарлык һәм перспективалар” (26 нчы ноябрьдан алып 27 нче ноябрьга кадәр 2015 нче елның),
Танышу-белем бирү турлары Сочиның курортлы-эшлекле объектлары буенча (22 нче ноябрьдан алып 25 нче ноябрьга кадәр 2015 нче елның).