Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының «белгечләр» (1 берәмлек) вазифаи категориясенең әйдәп баручы төркеме буенча туристлык индустриясе үсеше бүлегенә кадрлар резервына керү өчен конкурс игълан ителде. Конкурста катнашу өчен документлар 2017 елның 28 мартыннан 17 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының эш вакытында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, М.Горький урамы,19нчы йорт, 2нче кабинет. Булачак конкурс турында мәгълүмат Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәсми сайтының «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган. Өстәмә мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә була: (843) 222-90-29, 222-90-27
Бүген Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында Нәүрүз билгелиләр. Бәйрәмдә ике мәйданчык эшли: концерт-күңел ачу «Нәүрүз мәйданы» һәм кулинар «Нәүрүз дәстәрханы». Бәйрәм өстәлен әзерләргә Спас өлкә технологиясе техникумының «Ризык әзерләү технологиясе» бүлеге студентларына ышанып тапшырганнар. Алар кунакларны татар һәм рус тәм-томнары белән сыйлаячак
Манама шәһәрендә, Бахрейн корольлеге башкаласында Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләрен, шулай ук "Татарстан:1001 рәхәтлек" яңа маршрутын тәкъдир итү булды. Тәкъдир итүне Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов уздырды.
Исегезгә төшерәбез, Фарсы култыгы илләре кунаклары өчен Казан Кремле, Кремль яр буе, Зөя утрау-каласы, спа-комплекс, җирле һәм Европа кухнясы рестораннарына һәм башка ял итү урыннарына бару кертелгән 6 көн 5 төн һәм 3 көн 2 төн пакетлары әзерләнгән. Опцион рәвештә Бөек Болгарга, Ямашурма татар авылына бару һәм җирле җитештерүчеләр кибетләре буйлап шоппинг тәкъдим ителә
Казанның В.Г. Тимирясов исемендәге инновацион университет командасы Якутиядә сайлап алу ярышлары нәтиҗәләре буенча 2017 елның 16сыннан 19 майга кадәр Краснодарда булачак «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) V Илкүләм чемпионатының финалында "Туризм" компетенциясендә катнашуга тәкъдим ителде. Ул дүрт призер исәбенә керде һәм шулай ук Идел буе федераль округында беренче урынны алды. «Туризм» компетенциясендә вуздан Татарстан данын студентлар Ирина Пудикова һәм Игорь Гурьянов яклады
Бүген Чабоксар шәһәре хакимиятендә катнашучылары Татарстан Республикасы һәм Чувашия булган "Тере дәресләр" мәгариф туристик проектын оештыру мәсьәләләре буенча очрашу булды. Проект балалар һәм яшьләр өчен туристлык һәм экскурсия-мәгариф чараларын, шул исәптән сәнәгать чараларына мәгариф экскурсияләрен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Хәзерге моментта проектта Россиянең бөтен регионнары да диярлек катнаша
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов "Бердәм Россия-Кытай Коммунистлар партиясе"Партиясе" Диалогы һәм Форумының VI утырышында Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен тәкъдир итеп чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Татарстанның Казан Кремле һәм Бөек Болгар кебек төп туристлык объектлары, Кытай кунакларын кызыксындырырга мөмкин булган В.И.Ленин исемендәге музей һәм Казан Университеты, зур спорт чараларының киләчәге һәм башкалар турында сөйләде. Шулай ук ул чыгышында Татарстанның Кытайдан туристлар җәлеп итү буенча эш алып баруын билгеләде - Урумчи-Казан-Урумчи яңа чартерын эшләтеп җибәрү, ChinaFriendly проектын уңышлы гамәлгә ашыру, махсус тәкъдимнәр эшләү- боларның барысы да Кытай туристлары килүне 30 %ка арттырырга мөмкинлек бирде.
Чыгышы ахырында Сергей Иванов Кытай компанияләрен Татарстан Республикасы туризмын инвестицияләргә чакырды.
Реклама-мәгълүмат туры кысасында Һиндстанның Рус мәгълүмат үзәге турагентлары Татарстанга килде. Аларның "Казан Кремле"музей-тыюлыгы белән танышу, Зөя утрау-каласында булу, "Ривьера" күзәтү тәгәрмәченнән кичке шәһәр күренеше белән хозурлану,шулай ук "IndiaFriendly" программасын тәкъдир итүдә катнашу мөмкинлеге булды инде. Проектның максаты - Россиядә үз иле чикләреннән чыккач милли-мәдәни үзенчәлекләре һәм көндәлек тормыш һәм көнкүреш традицияләре аркасында кайбер уңайсызлыклар кичерә торган Һиндстан туристлары өчен уңайлы тирәлек тудыру. Бүген кунаклар Бөек Болгар шәһәрендә, ә иртәгә ТатарстанРеспубликасы туризм буенча Дәүләт комитетында комитет рәисе Сергей Иванов белән очрашу булачак.
Казан Май бәйрәмнәрендә ял итү өчен Мәскәү туристлары арасында аеруча популяр Россиянең топ шәһәрләре арасына кергән. Бу нәтиҗәгә RoomGuru.ru. отельләр эзләү һәм бронь алу Россия сервисы аналитиклары килгән. Лидерларны 29 апрельдән 10 майга кадәр апартаментларга заказлар бирү нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар. Казан Сочи һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урынны алган. Иң таләп ителгән дистәлеккә шулай ук Ярославль, Сергиев Посад, Бөек Новгород, Владимир, Коломна, Ялта һәм Түбән Новгород кергән
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының туристлык продуктын алга чыгару бүлеге җитәкчесе Айгөл Балахонцева"Безнекен бел!" онлайн-күргәзмәсендә Татарстанны күрсәтте. Ул Республика турында тулаем алганда транспорт уңайлыклары һәм регион үзенчәлекләре, экскурсия маршруты, эшлекле очрашулар өчен шартлар, шулай ук вакыйгалы туризм турында сөйләде. Татарстан туризмына багышланган бөтен вебинарлар бүген булачак, аларга 4000ән артык кеше язылган. Моңардан башка, экспертлар буларак "Тревел энд Вок" ЧҖҖ директоры Юлия Таланова, «Персона Грата» тышкы туризм компаниясенең бүлек җитәкчесе Дарья Антонова, «Казан сәяхәтләр бюросы» Компанияләр төркеменең идарәче партнеры Ольга Илькун һәм «Ногай» кунакханә комплексы менеджеры Марат Калимуллин чыгыш ясаячак. Алар туристлар өчен яшәп килгән программалар һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләячәк.
Иртәгә "Релита" отелендә 15.00 сәгатьтә "IndiaFriendly" программасын тәкъдир итү була. «IndiaFriendly» проектының максаты - Россиядә үз иле чикләреннән чыккач милли-мәдәни үзенчәлекләре һәм көндәлек тормыш һәм көнкүреш традицияләре аркасында кайбер уңайсызлыклар кичерә торган Һиндстан туристлары өчен уңайлы тирәлек тудыру. Татарстанда 2 отель программа катнашучысы булды инде: Релита һәм Корстон.