ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Балаково шәһәрендә су туристлыгын үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Чара “Туриада-2017” ИФО спорт-туристлык лагерын үткәрүдә йомгаклау көне кысаларында булды. Ул анда Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен презентацияләп чыгыш ясады, туристларны җәлеп итүнең төп нокталары, “Бөек Идел юлы” маршруты һ.б. турында сөйләде.


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

15 майдан 17 майга кадәр Казан Федераль университеты базасында муниципаль хезмәткәрләрне һәм Татарстанда туристлык вакыйгаларын үткәрүче инициаторларны укытулар узды. Экспертлар сыйфатында

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты вәкилләре, шул исәптән аның Рәисе Сергей Иванов та чыгыш ясады.

Кичә программада катнашучыларны тантаналы рәвештә бүләкләү булды.

19 майдан башлап туристлык агентлыклары вәкилләре өчен республика шифаханәләре турында “Татарстанда ял ит” дигән бушлай вебинарлар сериясе башлана. “Татарстан шифаханәләре” ассоциациясе туристлык компанияләре вәкилләрен вебинарларда катнашырга чакыра.

Вебинарлар барышында һәр шифаханә вәкиле дәвалау-профилактикалау программаларын һәм ресурсларын, яшәү шартларын сөйләп күрсәтәчәк һәм объект инфраструктурасы турында мәгълүматлар ирештерәчәк. Бер вебинарда 5 шифаханә күрсәтеләчәк. Тулы цикл 5 вебинардан торачак.

Вебинарлар 2017 елның 19 маеннан 23 июненә кадәр барачак.

Һәр чараның озынлыгы – 1 сәгать.

Вебинарларга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://pruffme.com/landing/u188063/healthyRT

Бүген “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” IX Халыкара икътисади саммиты кысаларында Федераль туристлык агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Королев, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Реставраторлар һәм отельерлар федерациясе вице-президенты Илдар Мусин, Казанның һәм ТР Отельләр ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина катнашында “Хәләл туристлык: кво статусы һәм киләчәккә караш” тематик сессиясе булды.


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Федераль туристлык агентлыгының, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, 2017 елда эчке һәм күчмә туристлыкны үстерү буенча проектлар конкурсын игълан итүе хакында хәбәр итәбез. Россия

буенча сәяхәтләргә бәйле тәкъдимнәр спектрын киңәйтүгә, аларның сыйфатын һәм үтемлелеген арттыруга юнәлдерелгән иң яхшы идеяләр дәүләт ярдәмен алачак.

Конкурста Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән һәм эчке һәм күчмә туристлыкны үстерүгә максат тотучы проектларны тормышка ашыручы теләсә нинди юридик зат, үзенең оешу-хокукый рәвеше нинди булуга бәйсез рәвештә катнаша ала.

Заявкалар 2017 елның 2 маеннан 15 июненә кадәр кабул ителәчәк. Аларны басма рәвештә түбәндәге адрес буенча: Россия, 101000, Мәскәү ш., Мясницкая ур., 47 й., ә электрон рәвештә түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: korsakov.russiatourism@mail.ru.

17 майда 14.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында “Гюстав Доре шедеврлары” дигән уникаль экспозиция ачылачак, ул атаклы француз рәссамы һәм графигының 185 еллыгына багышлана.

“Артгит” компаниясе Дореның дөньякүләм әдәбият классикларының әсәрләренә 120 иллюстрациясен тәкъдим итә, алар арасында Распеның “Барон Мюнхгаузен маҗаралары”, Мильтонның “Югалган оҗмах”, Алигьериның “Илаһи комедия”се, Перроның “Тылсымлы әкиятләр”, Лафонтен мәсәлләре. Күргәзмәдә рәссамның иң кызыклы иҗат җимешләрен китапларда түгел, ә әйләндереп салынган рәвешендә күрергә мөмкин булачак, аларның һәркайсына тасвирламалар бирелә һәм тексттан өзекләр дә китерелә.


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

18 майда, Халыкара музейлар көнендә, Казан халкы һәм килгән кунаклар Казан Кремле музеен бушлай карый ала. “Эрмитаж-Казан” үзәге, Татарстанның табигый тарихы музее, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее, “Манеж” күргәзмәләр залы, Благовещенск соборы тарихы музее 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Ислам мәдәнияте музее – 9:00 сәгатьтән 19:30 сәгатькә кадәр.

18 майда, “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” IX Халыкара икътисади саммиты кысаларында, Федераль туристлык агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Королев һәм Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башка кунаклар катнашында “Хәләл туристлык: кво статусы һәм киләчәккә караш” тематик сессиясе узачак. Фикер алышуларның темалары түбәндәгеләрдән гыйбарәт булачак: “Россиядә хәләл туристлык үстерүдә гомуми тенденцияләр. Мөселман илләреннән туристлар өчен мөмкинлекләр”, “Хәләл Френдли – “Русларча кунакчыллык” лояльлек программасында төп сегментларның берсе”, “Футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемпионаты. Ислам дөньясы илләре җанатарлары һәм туристлар өчен тәкъдимнәр”, “Туристлар һәм хаҗилар өчен тартылу ноктасы буларак ислам дине мәдәнияте ядкәрләре” һ.б.


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Төньяк-Көнбатыш һәм Идел буе федераль округлары буенча “Туристлык сувениры” Россиякүләм фестиваль-конкурсының төбәк этабында катнашу өчен заявкаларны кабул итү вакыты 24 майга кадәр озайтылды.

Катнашу өчен Төньяк-Көнбатыш һәм Идел буе федераль округлары буенча туристлык сувенирлары авторлары чакырыла.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы үзенең кунаклары өчен яңалыклар әзерли. Шәһәр тарихы музее ишегалдында яңа экспозиция һәм интерактив мәйданчыклар булачак.

“Ямщиклар станы»: биредә кунаклар почта эшенең һәм ямщикларның авыр кәсебе тарихы белән таныша, Алабуганың Себер тракты белән элемтәсе, сәяхәт кылу кагыйдәләре, ямщик кыңгыраулары турында белә һәм “Алабугадан сәлам!” – XIX гасырдан открытка репринты – хат җибәрә алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International