17 майда 14.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында “Гюстав Доре шедеврлары” дигән уникаль экспозиция ачылачак, ул атаклы француз рәссамы һәм графигының 185 еллыгына багышлана.
“Артгит” компаниясе Дореның дөньякүләм әдәбият классикларының әсәрләренә 120 иллюстрациясен тәкъдим итә, алар арасында Распеның “Барон Мюнхгаузен маҗаралары”, Мильтонның “Югалган оҗмах”, Алигьериның “Илаһи комедия”се, Перроның “Тылсымлы әкиятләр”, Лафонтен мәсәлләре. Күргәзмәдә рәссамның иң кызыклы иҗат җимешләрен китапларда түгел, ә әйләндереп салынган рәвешендә күрергә мөмкин булачак, аларның һәркайсына тасвирламалар бирелә һәм тексттан өзекләр дә китерелә.