19 майдан башлап туристлык агентлыклары вәкилләре өчен республика шифаханәләре турында “Татарстанда ял ит” дигән бушлай вебинарлар сериясе башлана. “Татарстан шифаханәләре” ассоциациясе туристлык компанияләре вәкилләрен вебинарларда катнашырга чакыра.
Вебинарлар барышында һәр шифаханә вәкиле дәвалау-профилактикалау программаларын һәм ресурсларын, яшәү шартларын сөйләп күрсәтәчәк һәм объект инфраструктурасы турында мәгълүматлар ирештерәчәк. Бер вебинарда 5 шифаханә күрсәтеләчәк. Тулы цикл 5 вебинардан торачак.
Вебинарлар 2017 елның 19 маеннан 23 июненә кадәр барачак.
Һәр чараның озынлыгы – 1 сәгать.
Вебинарларга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://pruffme.com/landing/u188063/healthyRT