Татарстан Республикасында Яңа ел каникулларына кунаклар көтәләр.
Яңа ел программалары, ярминкәләр старт ала, бәйрәм чыршылары ачыла. Республикада барлыгы 500 дән артык мәдәни-ял чаралары уза. Татарстан, гадәттәгечә, Яңа ел каникулларында туристлык рейтингының лидеры булып тора. Казан янә, бу юлы Яңа елда балалар белән ял итү буенча, иң популяр Россия шәһәрләре өчлегенә керде.
Әлеге рейтинг туристларныӊ 2017 нче елның 28 нче декабреннән 2018 нче елның 9 нчы январенә кадәр чорда tvil.ru онлайн-броньлау сервисы хезмәтенеӊ торак броньлау мәгълүматларына нигезләнеп төзелде. Казан шәһәре торак броньлау күрсәткече буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән генә калыша.