ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Бүген комитетта "Белавиа" авиакомпаниясенең Минск-Казан-Минск яңа рейсын тәкъдим итү чарасы узды. Татарстан Республикасыннан комитет рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, Казан аэропортының стратегик үсеше бүлеге мөдире Вероника Акташева һәм Казан шәһәренең МКУ "Туризм үсеше комитеты" мөдире Дарья Санникова катнашты. "Белавиа" компаниясен Россия Федерациясенең Казан шәһәрендә урнашкан Беларусь республикасының Илчелеге мөдире Олег Исаев, "Белавиа" авиакомпаниясенең маркетинг бүлеге белгече Андрей Гурский һәм, шулай ук, Татарстан Республикасының туризм индустриясе вәкилләре тәкъдим итте.

2018 елның 12 апрелендә Казан шәһәрендә (Оренбург Тракты, 24 өй, Федераль монополиягә каршы хезмәтнең уку-укыту үзәге) "Вакыйгалы туризм - территорияләрнең төп үсеш факторы" дип исемләнгән «ТУР-ФАКТОР 2018» IХ халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырылачак.
Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты, Казан (Идел буе) Федераль университеты, "Белем" фәнни-гамәли үзәге, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы Кунакханәләр берләшмәсе, "Татарстан Шифаханәләре" шифалану һәм ял итү оешмалары берләшмәсе. 

Татарстан Республикасы Президенты каршында эшләп килүче кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча Совет утырышы нәтиҗәләре буенча 2018 елда электрон мактау тактасына кертеләчәк 15 дәүләт граждан хезмәткәрләре буенча карар кабул ителде. Иң яхшы хезмәткәрләр исемлеге арасында Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында юридик эшләр һәм кадрлар бүлеге мөдире Юлия Рязанова да бар. 


Татарстан Республикасы Президенты каршында эшләп килүче кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча Совет утырышы нәтиҗәләре буенча 2018 елда электрон мактау тактасына кертеләчәк 15 дәүләт граждан хезмәткәрләре буенча карар кабул ителде. Иң яхшы хезмәткәрләр исемлеге арасында Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында юридик эшләр һәм кадрлар бүлеге мөдире Юлия Рязанова да бар. 



9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

"Пять ветров" инвестицион проекты - республиканың Идел-Кама бассейнында эчке һәм тышкы туризмны үстерүгә юнәлгән һәм үз эченә туристик-рекреацион кластерларны керткән проект Дубайда уздырылучы VIII инвестиция форумында Татарстан Республикасының берләшкән стендында тәкъдим ителгән. Һәр ел уздырылуы инвестицион форум  (Annual Investment Meeting, AIM) 9-11 апрель көннәрендә Дубайда "Үсеш алган һәм үсеп килүче базарларны турыдан чит ил инвестицияләре белән берләштерү. партнерлык мөнәсәбәтләр өчен һәрьяклы үсеш һәм тотрыклы алга бару" дип аталган темага багышланачак.



6
апрель, 2018 ел
җомга

Бүген "Екатеринбург-ЭКСПО" халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә "Җәй-2018" дип исемләнгән туристик күргәзмә ачылды. Татарстан Республикасы 18 кв.м. гомуми стенд белән күрсәтелгән. Катнашучылар арасында: Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, "Зөя утрау-шәһәрчеге" музей-тыюлыгы, Казан Кремле, Казан шәһәренең туристик мәгълүмати үзәге, "Татарстан шифаханәләре" берләшмәсе, "Тревел энд вок", "Персона Грата", "Казан" туроператорлары компанияләре һәм башкалар. 


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 12-14 апрель көннәрендә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Идел буе туризм һәм спорт өлкәсе өчен әһәмиятле булган "Туризм һәм спорт" 23нче халыкара максус күргәзмә узачак. 1995 елдан башлап тотрыклы рәвештә үсеп баручы халыкара проект В2В һәм В2С базары сегментларын берләштереп килә һәм, үз чиратында, спорт һәм туризм индустриясенең профессионаллар диалогын нәтиҗәле платформасын билгели.


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

30 апрель көнне Болгар музей-тыюлык территориясендә "Чәк-Чәй" гастрономик фестивале уздырыла. "Чәк-Чәй" исемле иң баллы фестиваль Болгар музей-тыюлыгында туристик сезонның рәсми ачылышына һәм төбәкнең ике кулинар гадәтен- баллы чәк-чәк һәм үләнле болгар чәен берләштерүгә багышланган гастрономик бәйрәм итеп күзаллана. 

Бүген "Ногай" кунакханәсендә мәгълүматны һәм урнаштыру чаралары өчен киберкуркынычсызлыкны саклау буенча конференция үз эшен башлап җибәрде. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Абдрашитов катнашты. 

Конференция кунакларның мәгълүматларын саклауга, хакерлар янаулары һәм мәгълүматларны урлау санын киметү принципларына багышланган иде


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Россиянең алдан броньлау системасы Tvil.ru мәгълүматлары буенча, Россиянең кайсы шәһәрләрендә туристлар 2018 елның язгы көннәрен озаграк үткәрергә теләве мәгълүм булды.

Рейтинг 2018 елның 1 март-30 апрель көннәрендә миллионнан артык кеше яшәүче шәһәрләрдә кунакханәләр һәм фатирлар броньлау нәтиҗәләренә таянып төзелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International