ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2014 ел
сишәмбе
Казан каласында 24 майдан алып 6 июньгә кадәр Сергей Рахманинов исемендәге «Ак сирень» IV Халыкара фестивале уздырыла. Фестивальне, Сергей Рахманинов истәлегенә багышлап, Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры үткәрә.

23
май, 2014 ел
җомга
25 май көнне ТРның Лаеш районы Никольское авылында рус фольклор бәйрәме «Каравон» булачак.
Истәлекле дата – Беренче дөнья сугышы (1914-1918 еллар) башлануга 100 ел тулуны билгеләп үтү максатында 2014 елның 5-9 июнендә  Алабуга шәһәренә рәсми визит белән 1914-1918 еллар Австрия-Венгрия армиясе хәрбиләренең яңадан торгызылган хәрби зиратын ачу өчен Австрия делегациясе киләчәк. Әлеге чара 7 июнь көнне 9 сәгатьтә була.
Казанның Иске Татар бистәсендә «Печән базары» флэшмоб-акциясе уздырылачак. Аны Казан шәһәре хакимияте, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм «Ялкын» үсмерләр журналы оештыра.
Кичә Болгарда “Татарстан балалары борынгы болгарларның Бөек җирендә” (“Дети Татарстана на великой земле древних Булгар”) X Республика музыкаль марафоны узды.

22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Габделәхмәт Котдусовның «Татар страусы» дип аталган авыл туристик комплексында «урак өсте». «Май ае - туристлар иң күп килә торган чор, көненә 8-9 автобус белән мәктәп укучылары экскурсиягә кайта, - дип сөйли фермер. - Унсигез турфирма белән хезмәттәшлек урнаштырдык, җәй көннәрендә бөтен Россия буенча һәм чит илләрдән кунаклар көтәбез».

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар музей-тыюлыгында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International