ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

23 нче ноябрьда Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстан Республикасының туристик мөмкинлекләре турында тәкъдир узды. Бу тәкъдирдә Татарстан Республикасының Туритслык буенча дәүләт комитетының рәисе Сергей Иванов, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстан Республикасының даими вәкиле Валиуллин Ренат Накипович һәм Дәвалау-профилактика хосусый профсоюзлар учреждениясе "Ижминводы" шифаханәсенең маркетинг бүлегенең урынбасары Мухаметшина Лариса Юрьевна чыгыш ясадылар.


21
ноябрь, 2015 ел
шимбә

Быелгы фестивальнең аермасы – сәнгать, архитектура, фоторәсемнәр, кинематограф, театр, мода, дизайн буенча китапларга, шулай ук балалар китапларына һәм рәсем романнарга игътибар биреләчәк. 


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

2015 нче елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетында дәүләт граждан хезмәткәрләрен эш тәртибенә таләпләрне үтәү һәм конфликтларны җайга салу комиссиясы утырышы узды

1-6 декабрдә Татарстанның Арча районында беренче тапкыр “Бозлы әкият” боз скульптурасы фестиваль-конкурсы узачак. Бу фестиваль Арча районының Яңа Кырлай авылында узачак һәм “Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе” ачылышына багышлана. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2015 елның 30 ноябренә сагать 15:00га кадәр Арча районының туризм үсеше бүлегендә Арча Советская площадь урамы 14 бина адресы буенча кабул ителә, телефон (84366) 3-14-33, 3-11-33; факс: (84366) 3-01-33.

Фестиваль Арча районы администрациясе, Татарстан Республикасы Туристлык буенча Дәвләт комитеты, Габдулла Тугай мемориаль музей комплексы ярдәмендә узачак.


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 19 ноябрендә барлык туристик юллыклар белән Мисыр Гарәп иленә Татарстаннан чыгучылар (Халыкара Казан аэропорты һәм халыкара Бегишево аэропорты) Россияга кайтып җиттеләр. Шулай ук сезнең якышларыгыз яки туганнарыгыз хәзерге көндә Мисыр Гарәп илендә булсалар  +7(843)222-90-30, +7(843) 222-90-20 номерлары буенча хабәр итү сорала


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Сезнең оешмагыз халыкара туризм өлкәсендә туроператор булган очракта, сез КНРдан туристкик группаларны һәм рус турист группаларын кабул итү һәм җибәрү мөмкинлеге бар. Бу мөмкинлек Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы Хөкүмәтләре арасында төзелгән 2000 елның 29 февраленнән визасыз туристкик группалар сәфәрләре килешү кысасында оештырыла.

Килешүне чынга ашыру сораулары буенча туристик эшчәелекне дәүдәти идарә итү бүлеге җитәкчесе Ситдикова Гүзәл Рамил кызыннан белешә аласыз: телефоны (843)222-90-30, e-mail: Sitdikova.Guzel@tatar.ru


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Киңәшмәнең төп темасы икекөннек тур булдыру мөмкинлеге буенча фикер алышу, әлеге фикер алышу бүгенге мәктәп укучыларга, бер үк вакытта булачак абитуриентларга да, шәһәрнең югары уку йортларына керү мөмкинлеге белән таныштыра, шулай ук  университет структурасы, студентлар тормышы һәм тулай тораклары таныштыру мөмкинлекләре белән таныша алачаклар.


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген, 2015 елның 16 ноябренда, Казанга "Икар" авикомпаниясенең транзит рейсы IK-9807 килде. Самолет Шарм-Эль-Шейх шәһәреннән Мәскәү аша Казанга очып килгән. 
Барлыгы әлеге рейс белән килгән пассажирлар саны -174, шуларның 21 бала. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүматлары буенча Татарстанга Мисырдан 18 рейс кире әйләнеп кайтты, гомуми пассажирлар саны - 3789 кеше, шуларның 933 бала.


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 12нче ноябрь көнне «Болгар шәһәрендә төзелә торган кунакханә иң яхшы исеме” өчен тавыш бирү тәмамланды. Нәтиҗәләр буенча тәкъдим ителгән биш исемлектән, күпчелек тавыш "Кол Гали" исемлеге җыйган.

МЧС билгеләренә карата 8:00 13.11.2015дә Татарстанга 2892 ял итүче туристлар кайтарылды. Мисыр Гарәп илендә бүгенге көндә 885 кеше калды.

 Калган туристлар 18.11.2015кә кадәр Татарстан аэропортларына кайтарылачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International