ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 нче елныӊ 22-26 нчы ноябрь көннәрендә «Татарстан Республикасы туристлык волонтёрлары ассамблеясе» автономияле коммерциячел булмаган оешмасы Туризм буенча Федераль агентлык булышлыгы ярдәмендә «Идел» яшьләр үзәге дәүләт автономияле учреждениесе базасында профильле белем бирү сменасы уздыра. Әлеге сменада Казан шәһәренеӊ югары уку йортларыныӊ («Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, «Казан милли тикшеренү технология университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, «Казан дәүләт мәдәният институты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, «Казан (Идел буе) университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, «В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты (Икътисад, идарә һәм хокук институты)» югары белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе, Россия халыкара туризм академиясенеӊ Казан филиалы, «ТИСБИ» идарә университеты» югары белем бирү учреждениесе) туризм факультетында укучы 80 студент-волонтёр катнашачак.

20 нче декабрьдә «Этнодөнья» мәдәни күңел ачу үзәгегендә (Калуга өлкәсе, Петрово авылы) «Этнодөнья» – кече һәм урта бизнесны үстерү мәйданчыгы, дигән темага түгәрәк өстәл узачак. Барлык кызыксынучыларны катнашырга чакырабыз. Тулырак мәгълүмат алу өчен контактлар: rf@ethnomir.ru, +7 (495) 710-73-44.


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе хөкүмәте белән Кытай Халык Республикасы хөкүмәте арасында 2000 нче елныӊ 29 нчы февраленнән төркем белән визасыз туристик сәяхәт турында Килешүне тормышка ашыру эшчәнлегенә хокукы булган туристлык оешмаларыныӊ 2018-2019 нчы елларга исемлеген формалаштыру максатыннан, Сездән Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетына агымдагы елныӊ 10 нчы декабренә кадәр әлеге Килешүне озайту, яисә әлеге Килешүне тормышка ашыру хокукы алырга теләгегез барлыгын белдереп, мәгълүмат бирүегезне сорыйбыз.


13
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

9-11 нче ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Париж шәһәрендә немец туроператорларыныӊ иӊ эреләреннән берсе «Der Touristik»ныӊ агентлык чарасында катнашты. Чара күргәзмә форматында узды, анда Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты вәкилләре аерым стендта эшләделәр, килүчеләргә Татарстанныӊ туристлык мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирделәр һәм милли чәк-чәк белән сыйладылар, шулай ук «Сарайлар һәм мәчетләр» яӊа төбәкара маршрутын тәкъдир иттеләр. Маршрут Россиянеӊ ике туристик үзәген – Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләрен бер универсаль продуктка берләштерә.

Маршрут Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Санкт-Петербург шәһәренеӊ Туризмны үстерү буенча комитеты тарафыннан ике якныӊ дә туроператорлары белән берлектә әзерләнгән. Чит ил туристына билгеләнгән җиде көнлек тур бер сәяхәт кысаларында әлеге ике шәһәрнеӊ дә танылган истәлекле урыннарын һәм халыкара мирас объектларын күрү мөмкинлеге бирә.

Чәк-чәк музее 2017 нче елныӊ 10-11 нче ноябрь көннәрендә Киров шәһәрендә уздырылган «Туристлык сувениры» халыкара бәйгесендә ике номинациядә гран-прига лаек булды.

«Күчтәнәч» чәк-чәге «Туристлык маршруты сувениры» номинациясендә беренче урынны алды, Музей сувениры номинациясендә яӊадан торгызылган татар бизәкләре – беренче урынны, буяу өчен открыткалар «Шәһәр сувениры» номинациясендә икенче урынны яуладылар.

Чәк-чәк музее чәк-чәге Музей сувениры номинациясендә, уртача бәя категориясендә, гран-прига лаек булды. Шул ук номинациядә, ләкин «эконом» бәя категориясендә, Чәк-чәк музееныӊ сувенир магнитлары шулай ук югары бүләккә лаек булдылар.


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Red Bull Air Race авиаярышлары буенча дөнья чемпионатын оештыручылар ярышныӊ яӊа сезоны этаплары узачак шәһәрләрне атадылар.

Авиаярышларныӊ 11 нче сезоныныӊ 1 нче этабы 2-3 нче февраль көннәрендә Берләшкән Гарәп Эмиратларында старт алачак.

2018 нче елныӊ 25 һәм 26 нчы август көннәрендә ярышны яӊадан Казан кабул итәчәк.

Сезонныӊ соӊгы ике этабы дөньяныӊ капма-каршы почмакларында узачак: 6 һәм 7 нче октябрь көннәрендә узышу самолётлары рәттән өченче мәртәбә танылган автодром «Индианаполис Мотор Спидвей» өстендә һававга күтәреләчәкләр, ә ноябрь аенда сезонныӊ соӊгы этабы беренче мәртәбә Азиядә узачак – төгәл урыны соӊрак билегеле булчак.


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

WTM London күргәзмәсе эше вакытында «Сарайлар һәм мәчетләр» яӊа төбәкара маршрутын тәкъдир итү булды. Аны Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов тәкъдир итте. Маршрут Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Санкт-Петербург шәһәренеӊ Туризмны үстерү буенча комитеты тарафынна  әзерләнгән. Хәзерге вакытта ул Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләренеӊ дүрт туроператоры тарафыннан тормышка ашырыла. «Сарайлар һәм мәчетләр» туры туристка бер сәяхәт кысаларында Россиянеӊ ике шәһәре – Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләренеӊ яхшыдан-яхшы истәлекле урыннарында булу мөмкинлеге бирә. Көньяк Венециядә архитектураныӊ атаклы үрнәкләре – сакланган яки филигран рәвештә яӊадан торгызылган интерьерлар аркасында, әле һаман да үткән гасырныӊ атмосферасы тоемлана торган барокко һәм классицизм стилендәге сарайлар белән танышу көтелә. Идел елгасы буена урнашкан меӊ еллык Казан каласы туристка Татарстан Республикасыныӊ рухи мирасын ача, мәһабәт мәчетләрнеӊ матурлыгы белән таӊ калдыра һәм мөселман мәдәниятенеӊ башка һәйкәлләре белән таныштыра.


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

6-8 нче ноябрь көннәрендә Лондонда 200 ил катнашында World Tavel Market London узачак. Татарстан Республикасы Россия Федерациясенеӊ берләшкән стендында чыгыш ясый. Күргәзмә эшендә Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты, Казан шәһәренең Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты, «Персона Грата», «Премьера тур», «Тюльпан Тревел», «Трэвел энд вок» туристлык компанияләре һәм «Казан Ривьерасы» күӊел ачу үзәге катнашалар.


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

Казанда 1 нче һәм 2 нче ноябрь көннәрендә «Ел маршруты» 2017 Бөтенроссия туристлык премиясе финалы узды. Премия финалын оештыручылар  булып Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Region PR Халыкара элемтәләрне үстерү фонды торды.

2017 нче елгы «Ел маршруты» Бөтенроссия туристлык премиясенә илнеӊ 67 өлкәсеннән 446 проект гариза биргән иде. Гомуммилләт финалында 36 өлкәдән 121 проект тәкъдим ителгән иде. 1 нче ноябрь көнне финалистлар проектларын халык алдында тәкъдир иттеләр. Шуныӊ нәтиҗәләре буенча эксперт комиссиясе әгъзалары 2017 нче елгы «Ел маршруты» Бөтенроссия туристлык премиясенеӊ җиӊүчеләрен билгеләде.

Җиңүчеләрне котлау тантанасы кысасында төбәкара туристлык маршрутларын оештыру һәм үстерүдә үзеннән зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Бүген Свияжск утрау-шәһәренә керә торган автомобиль юлында автомобильләр туктау урынын ачу тантанасы булды. Тантанада Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев һәм Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнаштылар.

«Безнеӊ өчен Свияжск утрау-шәһәре янында автомобильләр туктау урыны ачу аеруча әһәмиятле, чөнки туристлар агымы бик зур. Автомобильләр туктау урыны ачу кирәклеген без белдек. Югары сыйфатлы туристик инфраструктура булдырдык, ул, әлбәттә, Татарстанга килүче туристларга эшләячәк», – диде Олег Сафонов ачу тантанасында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International