ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе» Арча районы Яӊа Кырлай авылында янә үзенеӊ кунакларын көтә. Ул әкияттәгедәй чыршы урманында, Ия елгасы буенда, Казаннан 80 километрда Яӊа Кырлай авылында урнашкан. Әкияткә сәяхәт урман аланында башлана, анда кунакларны Шайтан каршы ала һәм кыш бабайныӊ биләмәсенә алып бара. Кыш бабайныӊ йортына кадәр кунакларга Шүрәле картасы буенча барырга туры килә. Кункаларны юлда күпсанлы маҗаралар көтә – борынгы әкиятләр, катлаулы табышмаклар, тылсым һәм могҗизалар һәм, шулай ук, әкият геройлары: Шүрәле – барлык урман юлларын һәм сукмакларын белүче (Урман иясе), дустанә һәм явыз булмаган Шайтан (Җен), күӊелле Убырлы Карчык, борынгы Аҗдаһа, көчле һәм кыю Батыр, гүзәл Алтынчәч, гашыйклар Таһир һәм Зөһрә – алар барысы да Кыш бабайга кунакка килүчеләрне каршы алачак һәм күңелле ял иттерәчәк.

 

 

Airbaltic Латвия милли авиакомпаниясе кышкы чорга планнарын хәбәр итте. АirBaltic кышкы чорда, 2017 нче елныӊ 14 нче декабреннән 2018 нче елныӊ 25 нче январенә кадәр, Казаннан Ригага рейслар башкаруын дәвам итәчәк. Очышлар Казаннан Ригага атнага ике тапкыр Boeing 737 самолётында башкарылачак. Очышныӊ озынлыгы – 2 сәгать һәм 40 минут. Кышкы очышлар тәртибе авиакомпания сайтыныӊ броньлау системасына кертелгән һәм билетларны инде сатып алу мөмкинлеге дә бар.


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

5 нче декабрьдә Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетында Дәүләт комитеты белән Iran Markaz компаниясе (Иран Ислам Республикасы) арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Iran Markaz компанисе директоры Якоб Гасеми 5 еллык хезмәттәшлек турындагы рәсми килешүгә кул куйдылар.

Белешмә өчен: Iran Markaz компанисе Иран дәүләтенеӊ туризм һәм сәяхәтләр өлкәсе базарында эшли. Ул, беренче чиратта,чит ил туристларына дөньякүләм мәдәни мираска караган тарихи һәйкәлләрне килеп күрү мөмкинлеген үз эченә алган экскурсион программалар тәкъдим итә.

Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне (9 нчы декабрь) алдыннан Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетында ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эш семинар-киӊәшмә булып узды.

Семинар-киӊәшмә барышында Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова дәүләт граждан хезмәткәрләренеӊ «Интернет» челтәрендә һәм социаль челтәрләрдә үз-үзләрен тоту мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясады.


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Түбәтәй» тиз туклану челтәре ресторанын ачуда катнашты (Кремлевский ур., 21). Проект фаст-фуд форматындагы кафе исәбенә Республика башкаласында яшәүче халык һәм килгән кунаклар арасында татар милли кухнясын популярлаштыруны күздә тота. «Түбәтәй» тиз туклану челтәренә нигез салучы Солтан Сафин үзенеӊ кунакларын, алар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов та бар иде, ресторанныӊ структурасы һәм ассортименты белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, менюда гадәтләнгән өчпочмак, өлеш, чәк-чәкне саклап, ресторанга килүчеләргә яӊа азыклар да тәкъдим ителә: кыстыбургер, яшелтыбый, ананас белән татлыбый һ.б.ш. Яӊа татар ресторанын тәкъдир итүдә шулай ук ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсхәт Сафаров, ТР Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» милли советы рәисе Васил Шайхразиев, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нафигин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миӊуллина, Казан мэры Ильсур Метшин, Сургут, Самара, Ульяновск һәм Семипалатинск (Казахстан) шәһәрләренеӊ «Түбәтәй» челтәре вәкилләре катнашты.


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы Экскурсоводлар гильдиясе» ассоциациясе рәисе Секретова Надежда Александр кызын 70 яшьлек юбилее белән котлый. Туристлык индустриясе өлкәсендә эшләү елларында Сез көндәлек тормышыгызда һәм эшегездә ярдәм итәрдәй зур тәҗрибә тупладыгыз. Сез Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасыныӊ киң белемле, ару-талуны белми эшли торган, тарихка һәм мәдәнияткә гашыйк иӊ яхшы әйдәп баручы экскурсоводларыныӊ берсе. Эшкә сәләт, зур иҗади потенциал Сезгә бик кызыклы иҗат проектларын тормышка ашыра ала торган фикердәшләр төркеме тупларга ярдәм итте. Сезнеӊ фикерләрегезгә яшь хезмәттәшләрегез дә, тәҗрибәле җитәкчеләр дә колак сала. Сезне чын йөрәктән юбилеегыз белән котлыйбыз, Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм Сезнеӊ Татарстан Республикасы туризмын үстерү өлкәсендәге эшегездә зур уӊышлар телибез.


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казан Instagram интернет челтәрендә иӊ танылган Россия шәһәрләре унлыгында өченче урынга чыкты. Бу хакта Газета.Ru. хәбәр итә. Унлыкныӊ башында үзендә иӊ күп фотографияләр төшерелгән Мәскәү шәһәре тора, аныӊ артыннан Санкт-Петербург шәһәре килә. Дүртенче урында Новосибирск шәһәре, бишенче урында – Ростов-на-Дону.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

29 нчы ноябрьдә «Эрмитаж» конгресс-холлында «Борынгы чыганакларга сәяхәт» бәйгесенеӊ финалы узды. «Борынгы чыганакларга сәяхәт» бәйгесе – Татарстан Республикасында өстенлекле туристлык үзәкләренеӊ мәдәни мирасы һәм үсеше белән бәйле шәхси инновацион туристлык проектларын тормышка ашырып, эчке һәм тышкы туризмны үстерүгә әзер балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән беренче бәйге. Быел Татарстанныӊ 27 районыннан 154 гариза керде. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты. «Бу сигез ел эчендә Татарстан Республикасыныӊ барлык районнарында да абсолют төрле юнәлештәге бик күп эшләр эшләнде. Аларның сыйфаты һәм тематикасы төрлеләнә бару безнеӊ өчен бик күӊелле. Катнашучыларныӊ әлеге бәйгегә кызыксынуы арта бара. Безнеӊ өчен бөтен Республиканыӊ, туризм темасына битараф булмаган барлык кешеләрнеӊ Татарстан җирлегенә килгән туристларныӊ ялын тагын да кызыграк һәм мавыктыргычрак итү өчен үзеннән нинди өлеш кертә алуы турында уйлануы бик әһәмитяле», – диде ул үзенең сәламләү сүзендә.

«Борынгы чыганакларга сәяхәт» бәйгесе беренче тапкыр 2010 нчы елны игълан ителгән иде. Бәйгенеӊ максаты – балаларны һәм яшьләрне мәдәни мирас өлкәсендә инновацион туристлык проектларын әзерләү һәм тормышка ашыру эшенә җәлеп итү, туган якның иӊ мөһим туристлык объектлары турында белемнәрен арттыру юлы белән яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Интернет челтәрләрендә Visit Tatarstan туристлык брендын үстерү белән шөгыльләнә торган «ДругМедиа» Казан агентлыгы Tagline Awards премиясенеӊ «Дәүләт Social Mediaда» номинациясендә бронзага лаек булды.

Премиянеӊ жюри составында – Австралия, Бразилия, Бөекбритания, Испания, Израиль, Кытай, Нидерланд, АКШ, Франция, Чехия һәм Япониянеӊ digital-маркетинг, креатив, интерактив проектлар һәм веб-дизайн белгечләре бар иде.

Tagline Awards – Россиянеӊ digital өлкәсендәге уӊышлары өчен бүләге. Премияне ел саен Россия һәм рус телле продакшннар, агентлыклар һәм inhouse-командаларныӊ дәрәҗәсен күрсәтә торган иӊ


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Россиядә хостелларны иӊ күп броньлау өчлегенә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләре керә. Чит илдә лидерлар булып Барселона, Хельсинки һәм Прага шәһәрләре тора. Хостелларны сайлаучы сәяхәтчеләрнеӊ 93% балаларсыз сәяхәт итүчеләр. 67% очракта аларныӊ сәяхәте 3 тәүлектән артмый.

 

Хостеллар һәм 1 һәм 2 йолдызлы кунакханәләр 2017 нче елныӊ январь – октябрь айларында броньлау күрсәткечләре буенча иӊ динамик сегмент булдылар. OneTwoTrip клиентларыныӊ хостеллар броньлауга ихтыяҗларыныӊ динамикасы 2016 нчы ел белән чагыштырганда броньнарныӊ гомуми саныннан 21% ка, 1 һәм 2 йолдызлы кунакханәләрне броньлаудан – 37% ка артты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International