"Зөя утрау-шәһәрчеге" дип исемләнгән Дәүләт тарихи - архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы "Ялкау Торжок» ассоциациясе белән берлектә 17-18 февраль көннәрендә "Май чабу" ("Масленица") бәйрәменә чакыралар! (керү ирекле)
6-7 февраль көннәрендә Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының Кунакханәләр берләшмәсе “ОТЕЛЬ ЭКСПО” мәгълүмати-күргәзмә проекты белән берлектә ГТРК “Корстон-Казан” бинасында “Урнаштыру чараларында иминлек: барысы да аңлашыла кебек, ләкин хәл итәсе мәсьәләләр бик күп” дип исемләнгән конференция оештырылачак. Бу чара Татарстан республикасының туризм буенча дәүләт комитеты ярдәмендә, PIR Expo һәм Татарстан республикасының туризмны Үстерү Үзәге белән берлектә уздырылачак.
Конференция 2018 елда планнаштырылган футбол буенча Дөнья Чемпионаты вакытында кунакханәләр тармагының эш системасын оештыруга багышланган. Профильле экспертлар, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты вәкилләре, «Россия-2018» оештыру комитеты, Татарстанның иминлек Советы, ТР эчке эшләр Министрлыгы, Прокуратура, МЧС, Роспотребнадзор хезмәткәрләре бу җәйдә кунаклар килүенә ничек итеп әзерләнү, террористик янаулардан үз-үзеңне яклау ысуллары, кунакханә яшәүчеләрен дөрес тәртиптә эвакуацияләү, ХАССП белән СанПИНның аермалары һәм кайсысы әһәмиятлерәк булуы турында сөйлиячәкләр.
4-7 нче февраль көннәренә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Иранда эш визиты белән килде. Казанда урнашкан Иран Ислам республикасының генераль консуллыгы һәм Мешхеде шәһәренең Хорасан Резави провинциясе мәдәни мирасы, һөнәрчелеге һәм туризмы оешмасы ярдәмендә җирле туроператорлар өчен Татарстан Республиканың туристик мөмкинлекләрен күрсәтү өчен презентация оештырылды. Шулай ук, җирле халык өчен яңа программа эшләтеп җибәрү мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып барыла.
2 февраль көнне Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты граждан хезмәткәрләренең хезмәт хакы, чыгымнары, мөлкәтләре, мөлкәти характердагы йөкләмәләре һәм 2018 елда (2017 хисап елы) тиешле белешмәләрне тутыру турында мәгълүматларны тапшыру сораулары хакында Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында семинар-киңәшмә узды.
2018 елның 7 февралендә Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Татарстан Республикасы гербы көне билгеләнеп үтәчәк.
Татарстан Республикасы дәүләт гербы Югары Совет тарафыннан 1992 елның 7 февралендә расланды. Татарстан Республикасының дәүләт гербы мәрхәмәтлелек, гаделлек кебек гомумкешелек һәм әхлакый кыйммәтләрне, гражданнарның иминлеген, халыклар арасында булган дуслык һәм тынычлыкны раслый. Гербның авторлары – филология фәннәре докторы Н.Г. Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам Р. З. Фәхретдинов (үтәлеше).
Татарстанның бу заманча символы белән танышу һәм элеккеге идарәчеләр кулланган борынгы эмблемалар һәм символлар турында күбрәк белү мөмкинлеге махсус Татарстан Республикасының герб көненә багышланган музей программасында булачак.
2 февральдә Россиядә Япония елына багышланган чаралар кысаларында Алабуга Дәүләт музее тыюлыгының Күргәзмәләр залында Япония фонды (Мәскәү шәһәре) җыентыгыннан “Кокэси япония курчаклары дөньясы” күргәзмәсе ачыла.
Кокэси – бизәкле традицион агач курчак. Аларны барлыкка китерү сәнгате элекке заманнарда ук Япониядә барлыкка килгән, ә XVII-XIX гасырларда зур үсеш алган. Соңрак япония һөнәрчеләре бу курчакларны җирле кайнар чыганакларга килүчеләргә сата башлаганнар. Бу уенчыклар нәфислек, гадилек һәм үзенчәлекле булулары белән аерылып торалар. Аларның бизәкләре һәм формалары һөнәрченең үзенчәлеген генә түгел, ә барлыкка килгән җирлекнең тарихын да чагылдыра. Бүгенге көндә бу курчаклар Кояш чыгучы Илнең иң танылган милли символлары булып торалар.
Күргәзмәдә 74 төр үзенчәлекле курчак булачак, алар арасында: озынча гәүдәле тогатта-кокэси, башын борганда бала елау тавышы чыгара торган наруко-кокэси, ышанулар буенча гаиләгә күп бала һәм бәхет китерә торган ёджико-кокэси, матурларның матуры - ядзиро-кокэси, Япониядә иң популяр булган уңыш талисманнарның берсе - дарума неваляшкалары һәм бик күп башка курчаклар.
Алабуга Дәүләт музей тыюлыгы әзерләгән тагын берничә экспонат бу күргәзмәдә өстәмә предмет булып торачак: традицион кәгазь торналар, япон милли күлмәгенә киендерелгән сувенир курчак, кокэси милли япон курчагының рәсемнәре. И.И.Шишкин исемендәге 1нче Алабуга сәнгать мәктәбе укучыларының япон мотивында эшләгән хезмәтләре бу күргәзмәнең өстәмәсе булып торачак.
2018 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының туризм һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Дәүләт комитеты каршында Татарстан республикасындагы дәүләт граждан хезмәткәрләренең эш вакытында булган таләпләрне үтәүләре буенча Комиссия утырышы узачак. Комиссиянең көн тәртибе туризм буенча Татарстан Республикасының Дәүләт комитеты сайтында, “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә, “Татарстан Республикасының туризм һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Дәүләт комитеты каршында Татарстан республикасындагы дәүләт граждан хезмәткәрләренең эш вакытында булган таләпләрне үтәүләре буенча Комиссия” вкладкасының, “Комиссия утырышлары турында мәгълүмат” битендә урнашкан. Сораулар һәм тәкъдимнәр түбәндәге телефон һәм электрон адрес аша кабул ителәләр: (843) 222-90-29, Zulfiya.Tazetdinova@tatar.ru
“Май чабу” бәйрәме атнасы дәвамында Алабуга Дәүләт музее тыюлыгында урнашкан Н.А. Дурова исемендәге музей-йортта “Әкияти терапия” программасы кысаларында “Кояш артыннан сәяхәт” тамашасы уздырылачак.
Әкияти программаның төп геройлары – җәнлекләр һәм кош-кортлар, бәйрәм кунаклары белән берлектә Кояшны Убырлы карчыктан коткарачаклар. Катнашучылар Аюны кышкы йокысыннан уятып, Төлке белән Бүрене Убырлы карчыкка каршы чыгып Кояшны урынына – күккә – кайтарырга өндәячәкләр. Чөнки Кояш белән бергәлектә Масленица һәм озак көтелгән яз да киләчәк.
Кунакларны һәрдаим Әтәч – кызыл кикерүк һәм Кәҗә-сакалбай озатып йөриячәк. Катаншучыларны мавыктыргыч флеш-моб, күңелле уеннар һәм ярышлар, бозлы тау, бәйрәм карачкысын яндыру, чәй белән кайнар коймаклар һәм атта йөрү көтә!
Үзбәкстаннан килгән массакүләм матбугат чаралары вәкилләре өчен Татарстан Республикасының туристик потенциалына багышланган презентация үтте. Аны Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов алып барды. Ул Татарстанның төп туристик үзәкләре турында сөйләп үтте, алар арасында Казан, Бөек Болгар, Алабуга, Чистай һәм Зөя утрау-шәһәрчеге бар иде. Шулай ук вакыйга календаре дә игътибарсыз калмады. Журналистлар белән очрашуда киләчәккә планнар, үзара хезмәттәшлек, авиаперевозка мәсьәләләре һәм башка сораулар каралды.
Искәртеп узабыз, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре Татарстан Республикасында 25-30 гыйнварда үтә торган мәгълүмати реклама туры кысаларында катнашалар. Алар Бөек Болгар шәһәрен, Казан Кремлен, Бауман урамын, Зөя утрау-шәһәрчеген һәм башка туристларны җәлеп итә торган истәлекле урыннарга сәфәр кылдылар.