Казан эшмәкәр туристлар өчен иң арзан шәһәрләрнең берсенә әверелде

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

OneTwoTrip for Business сервисы аналитиклары Россия Федерациясенең иң зур шәһәрләренең кунакханәләрендә бизнес-сәфәрчеләр өчен тәкъдим ителгән мөмкинлекләрне яшәү бәясе буенча чагыштырдылар. Әлеге хезмәт белән юридик затлар хезмәткәрләренә командировкалар оештыру өчен файдаланалар, шунлыктан, әлеге аудиториянең кайбер үзенчәлекләрен билгеләп үтәргә мөмкин. Барлык Россия шәһәрләре арасыннан бизнес-сәфәрчеләр өчен иң арзан шәһәр Казан булып чыкты. Татарстан башкаласының 3 йолдызлы кунакханәләре тәүлегенә уртача 2160 сумга (иртәнге аш белән) урнаштырырга әзер. Икенче урында Уфа шәһәре (2300 сум), ә өченче урынны Волгоград шәһәре (2310 сум) яулады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International