Бүген Санкт-Петербург шәһәренең “Мәгълүмати-туристик бюро”сында туроператорлар һәм турфирмалар катнашында Татарстан Республикасының туристик потенциалын тәкъдим итү чарасы узды. Аның төп максаты – төбәкара элемтәләрне үстерү һәм эчке туризмны популярлаштыру иде. Татарстан турында чыгышны туристик продуктны үстерү бүлеге мөдире Айгөл Балахонцева ясады. Ул Татарстанның төп туристик объектлары, вакыйгалы чаралар, милли ризыклар, елга круизлары мөмкинлекләре турында сөйләп китте. Шулай ук, 7 көн эчендә Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләренең төп тарихи урыннарын күрү программасы белән тулыландырылган “Мәчетләр һәм сарайлар” маршрутын телгә алды.