Туристлык буенча федераль агентлык үткәргән бәйге нәтиҗәләре буенча, «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында, Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү өчен, Татарстан Республикасына 243 млн. сум күләмендәге ике субсидия бүленеп биреләчәк, төбәк финанславы 57 млн сум булачак.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты эшкуарлар арасында грантлар бирүгә бәйге игълан итү өчен хокукый документлар әзерли.
Грантны ел әйләнәсендә туристларны урнаштыру өчен кулланыла торган завод җитештергән модульләр (бокслар) сатып алганда, гомуми бәянең 50% финанслау өчен алырга була, бер модуль алуга бирелә торган грантның максималь күләме – 1,5 млн сум. Татарстан Республикасында яңа күмәк урнаштыру чарасын булдыру яки гамәлдәгесен киңәйтү өчен кимендә 10 модуль сатып алу мәҗбүри шарт булып торачак. Моны финанслау өчен 284 млн. сум акча бүленеп биреләчәк.
Шулай ук грантларны түбәндәгеләр өчен алырга мөмкин:
- туристлык җиһазлары сатып алу, яңа туристлык маршрутларын эшләү, туристлык маршрутлары буенча электрон юл күрсәткечләре булдыру, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен уңайлы туристлык мохите булдыруга һәм үстерүгә, инклюзив туризмны үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру өчен бирелә торган субсидияләрнең максималь суммасы - 3 млн сум;
- ел әйләнәсендә эшләүне оештыру һәм йөзү бассейннарыннан файдалану мөмкинлеген киңәйтү өчен бирелә торган субсидияләрнең максималь суммасы - 5,5 млн. сум.
Моны финанслау өчен 16 млн. сум акча бүленеп биреләчәк.
Бәйгеләрдә дәүләт унитар предприятиеләре һәм муниципаль унитар предприятиеләрне (дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булып саналган коммерциясез оешмалардан тыш) дә кертеп, шәхси эшкуарлар яки юридик затлар катнаша ала. Эшкуар проектка үз акчаларының кимендә 30% ын кертергә тиеш булачак (санап кителгән һәр юнәлеш буенча финанслауның төгәл проценты аныкланырга тиеш). Барлык проектларны да эшкуарлар 2022 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырырга тиеш була.
25 майдан 28 майга кадәр Самарада Бөтендөнья "Сәламәтлек курорты - 2022" форумы үтте. Бу курорт индустриясенең төп форумы, тәҗрибә, яңа белем һәм файдалы элемтәләр алмашу өчен мәйданчык. Монда санаторий-курорт индустриясе үсешенең заманча тенденцияләре каралды, курорт бизнесы практикасының катлаулы проблемаларын чишү юллары тәкъдим ителде.
Бүген, 27 майда, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында аның рәисе Сергей Евгеньевич Иванов, «Татарстан шифаханәләре» берләшмәсе президенты Евгений Павлович Терентьев белән берлектә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Вологда, Петрозаводск, Курск, Ижевск, Лесной шәһәрләреннән «Алеан» федераль туристлык операторының 15 туристлык агенты өчен Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдир иттеләр.
В Государственном комитете Республики Татарстан по туризму состоялась встреча с НКО «Союз Женских Сил по поддержке гражданских инициатив и проектов» (СЖС) в рамках делового визита участников СЖС в Республику Татарстан.
Международный деловой клуб СЖС объединяет женщин-предпринимателей, заинтересованных в развитии и продвижении своего бизнеса. СЖС объединяет более 180 организаций из разных регионов России - федераций, союзов, ассоциаций, клубов, партий, движений, предпринимателей, желающих способствовать процветанию нашей страны, развитию политической, социальной и экономической сфер деятельности.
Төрле социаль төркемнәргә караган, төрле диннән булган, автосәяхәтләр белән мавыгучы кешеләрне берләштерүче, Россиядә беренче тапкыр үткәрелүче Vanlife-АвтоСабантуй флагман автотуристлык фестивале Татарстан Республикасының Болгар шәһәрендә 3-5 июнь көннәрендә узачак.
Бу зур чара булып тора һәм аның төп максаты – Россия төбәкләрен комплекслы үстерүнең мөһим формасы буларак, автотуризмны популярлаштыру, Россия төбәкләренең туристлык потенциалын ачу, автотуристлык маршрутлары челтәрен үстерү һәм автотуризм темасы кызыксындырган кешеләр белән турыдан-туры аралашу.
Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Казанның туристлык операторлары белән берлектә, таныштыру характерындагы экскурсия кысаларында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Шәрыкъ клубы» мультимедияле интерактив комплексында булды.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының директоры Илфир Якупов комплексның барлыкка килү идеясе, концепциясен эшләү һәм аны заманча мультимедияле җиһазлар белән тулыландыру турында сөйләде.
Без сезне Татарстан Республикасы турында вебинарларда катнашырга чакырабыз, ул 24-26 майда "Алеан" милли туроператоры порталында узачак.
25 майда туроператор сайтында TASIGO һәм Kravt Kazan Aeroport кунакханәләренең NEO Kazan Palace тәкъдим ителәчәк.
28 май көнне Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» рус фольклоры фестивале узачак. Көн дәвамында кунаклар мастер-классларда катнаша, рус милли ризыкларын татып карый, осталар ярминкәсендә була, җырлар җырлый һәм әйлән-бәйлән уйный ала.
Ел саен үткәрелә торган «Каравон» рус халык бәйрәменең концерт программасында махсус кунак буларак, М.Е.Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хоры чыгыш ясаячак.
«Каравон» XVI гасыр уртасында барлыкка килә. Борынгы традиция буенча, урамнарда күмәк күңел ачуы вакытында, халык чәнти бармаклардан тотышып, түгәрәккә баскан һәм әлеге бәйрәмгә хас үзенчәлекле адымнар («каравон адымы») белән хәрәкәтләнгән. Әлеге хәрәкәт «дулкын» барлыкка китергән, чөнки бөтен кеше дә бер үк вакытта уң аягы белән алга таба кечкенә адым ясаган, аның янына сул аягын куйган, аннары уң аяк салмак кына сулга борылган, икенче аяк кабат уңы янына килгән. Никольское авылында бу адымны «үрдәк адымы» дип атыйлар.
1950 елда бу авылда әлеге традиция юкка чыгарыла. Рус халык авыз иҗатына караган бәйрәмне яңадан торгызып, 1988 елда Изге Троица көнендә үткәрәләр. 1993 елдан бәйрәм фольклор фестивале статусына ия була.
2022 елның май-ноябрь айларында «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның максатчан җайланмаларын тәэмин итү өчен, «Россия дәүләт туризм һәм сервис университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесенең Кадрлар потенциалын үстерү үзәгендә Россия Федерациясе югары уку йортларының илкүләм туристлык индустриясендә һөнәр сайлау алдындагы студентлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен алты он-лайн интенсив белем бирү сериясе үткәреләчәк.
Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Халяль-туризм, цепочки поставок халяль» дип аталган панельле дискуссиядә катнашты.
Сингапурдан хәләл продукция белән тәэмин итү оешмасының Вице-президенты Зураими Бин Джумаат модератор буларак чыгыш ясады.