Казаннан Болгарда «Кара пулат» операсын күрсәтү өчен трансфер оештырыла

2022 елның 12 августы, җомга

12-13 август көннәрендә Татарстан халкы һәм кунаклар өчен Болгарга «Кара пулат» операсын күрсәтү өчен автобус турлары оештырылачак.

Трансфер Мәскәү урамы, 2 адресыннан 15:00 сәгатьтә китә.

Тур бәясе 1000 сумнан 1300 сумга кадәр. Бәягә транспорт һәм экскурсия кертелгән. Операны күрсәтү – бушлай. 

Турны Казанның Туристлык-мәгълүмат үзәге сайтында сатып алырга мөмкин https://kazantravel.ru/tours/

 Мәйданчыкта утырту урыннары оештырылачак, ләкин шулай да, уңайлы булсын өчен, үзегез белән җыелмалы урындыклар, черкиләрдән репеллентлар, шулай ук пледлар  алырга киңәш итәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International