Качалов театрының өй туен бәйрәм итәләр

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

27 ноябрь көнне В.И.Качалов исемендәге Казан академия Зур рус драма театрында “Качалов театрында өй туе” бәйрәм кичәсе булачак. Чара театр бинасының масштаблы реконструкцияләүсен тәмамлауга багышлана.

Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр күрсәтү, реконструкция барышы турында видеосюжет һәм яңа бина буенча театральләштерелгән видеоэкскурсия планлаштырылган. Шулай ук театр дусларыннан һәм хезмәттәшләреннән котлаулар була. Кичәнең шәрәфле кунаклары арасында – бөек рус актеры Василий Качаловның оныгы Мария Шверубович һәм театраль тәнкыйтьче, М.Щепкин исемендәге Югары театр училищесы ректоры Борис Любимов.

Театр бинасында масштаблы реконструкция эшләре башкарылган. Үзенең тарихи йөзен саклаган театр бинасы яңа сәхнә җиһазы белән тәэмин ителгән иң заманча театраль мәйданчыклардан булды. 7 сентябрь көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бина ачылды. 1 ноябрьдә Качалов театры Казан тамашачысы өчен үз ишекләрен ачты, дип хәбәр итә һәм искәртә театрның матбугат хезмәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International