Татарстан Таҗикстанда "Сугд - Бөек Ефәк юлы киселеше” III Халыкара туристик форумында катнашты

2026 елның 17 апреле, җомга
Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты “Сугд - Бөек Ефәк юлы чаты” III Халыкара туристик форумында төбәкнең туристик потенциалын тәкъдим итте. Чара 2026 елның 16-17 апрелендә Таҗикстан Республикасының Хуҗанд шәһәрендә узды.

Татарстан Республикасы үзенең туристик потенциалын Таҗикстан Республикасының Согди өлкәсендә узган БДБ илләреннән килгән турагентлар һәм туроператорлар өчен “Сугд - Бөек Ефәк юлы киселеше” III Халыкара туристик форумында тәкъдир итте.

Презентация барышында республиканың бай мәдәни-тарихи мирасы, шул исәптән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары, шулай ук рекреацион туризм мөмкинлекләре билгеләп үтелде. Гастрономия туризмын үстерүгә аерым игътибар бирелде.

Презентация нәтиҗәләре буенча катнашучыларны 2026 елның 12-17 маенда Казанда узачак “Рәсәй - Ислам дөньясы: КазаньФорум” XVII халыкара икътисадый форумына чакырдылар.

Форум кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе С.Е. Ивановның Таҗикстан Республикасының Согди өлкәсе Рәисе урынбасары А.Ш.Яъкуби белән очрашуы узды. Очрашу барышында яклар ике төбәк арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Халыкара хезмәттәшлекне үстерү, туроператорлык бергәлеге арасында элемтәләрне җайга салу “Туризм һәм кунакчыллык” милли проектының 2030 елга турхезмәтләр экспортын өч тапкырга арттыру максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International