Рәсәй һәм Согуд Гарәбстаны визаларны гамәлдән чыгару курсын дәвам итә

2026 елның 10 апреле, җомга

2026 елның 11 маеннан Рәсәй һәм Согуд Гарәбстаны туристлык һәм эшлекле сәфәрләр өчен визасыз режим кертә. Рәсәй һәм Согуд Гарәбстаны гражданнары ике дәүләт территориясендә дә уку, хезмәт эшчәнлеге, хаҗ кылу белән бәйле сәфәрләрдән тыш елына 90 көнгә кадәр була алачак. 

2025 елның 1 декабреннән Согуд Гарәбстаны гражданнары Рәсәйгә визасыз керү хокукын алды. Ә 2026 елның 11 маеннан шундый ук шартлар рәсәйлеләр өчен кертелә: алар Согуд Гарәбстаны Корольлегенә туристлык яки эшлекле максатларда визасыз бер календарь ел дәвамында бер сәфәр белән дә, суммар рәвештә дә 90 көннән дә артык булмаган вакытка бара алачак. 

Шул ук вакытта элеккечә визасыз эш, уку һәм даими яшәү тыела. Эшкә урнашу, уку, шулай ук хаҗ яки умра өчен виза режимы саклана.

Визасыз режим кертү илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 100 еллыгына багышланган. Килешү “Рәсәй – Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисадый форумы ачылуга бер көн кала үз көченә керә. Согуд Гарәбстаны гадәттәгечә форумның төп катнашучылары рәтенә керә, һәм визаларны гамәлдән чыгару, көтелгәнчә, ике яклы хезмәттәшлеккә яңа импульс бирәчәк.

Виза таләпләрен гамәлдән чыгару ике яклы хезмәттәшлекне үстерүгә, шулай ук “Туризм һәм кунакчыллык” милли проектының 2030 елга туристлык хезмәтләре экспортын өч тапкырга арттыру максатларына ирешүгә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International