Татарстанда «Казан марина» бөтенсезон курортын гамәлгә ашыру турындагы беркетмәгә кул куелды. Документны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Туризм.РФ корпорациясе» башлыгы Василий Швец һәм «Экспобанк» Директорлар советы рәисе Игорь Ким беркеттеләр. Проектка инвестицияләр күләме 33,9 млрд сум дип бәяләнә, шул ук вакытта кайбер инвесторлар килештерү уза инде, төзелеш эшләре 2028 елдан башланачак.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан марина» бөтенсезон курортын төзүгә багышланган эшлекле киңәшмә уздырды. Чарада «Туризм.РФ Корпорациясе» АҖ генераль директоры Василий Швец, «Экспобанк» АҖ Директорлар советы рәисе Игорь Ким, шулай ук республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов проектның төбәк өчен стратегик әһәмиятен ассызыклады, аны гамәлгә ашыру республиканың туристлык җәлеп итүчәнлеген арттырачак һәм чиктәш тармакларны үстерүгә этәргеч бирәчәк, дип билгеләп үтте.
Василий Швецның Татарстанга визиты аның РФ субъектына яңа статуста беренче сәфәре булды. Бу «Казан марина» проектының актив фазага керүе белән бәйле: хәзер барлык проект карарларын федераль дәрәҗәдә оператив килештерүне таләп итә торган тәэмин итүче инфраструктураны проектлау алып барыла.
Киңәшмәдә катнашучылар курорт инфраструктурасы объектларын төзү һәм коммуникацияләр үткәрүнең агымдагы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Фикер алышу барышында инвестицияләрнең актуаль параметрлары яңгырады. Проектның бәясе 33,9 млрд сум дип бәяләнә, әмма бу соңгы сан түгел. Тәэмин итү һәм туристлык инфраструктурасын булдыру бәясе арту сәбәпле, сумма инвесторлар үз лотларын детальле проектлауга керешкәннән соң төзәтелергә мөмкин.
Территориянең мастер-планы елына кимендә 600 000 турист кабул итү өчен 1250дән артык кунакханә номерлары һәм инфраструктура булдыруны күздә тота.
Төп потенциаль инвесторларның берсе буларак «Хвоя» АҖ компаниясе карала. Инвесторның Новосибирск, Мәскәү өлкәләрендә һәм Карелиядә шәһәр читендәге кунакханә проектларын гамәлгә ашыруда уңышлы тәҗрибәсе бар. Хәзер аларның проектта катнашуының техник параметрларын килештерү алып барыла.
Киңәшмәдә шулай ук инвестор Владимир Любомиров турында мәгълүмат бирелде: документлар Татарстан Республикасына инде килеп җиткән һәм ведомствоара килештерү уза. Якын арада ул җир кишәрлекләрен файдалануга алачак, бу проект эшләрен башларга мөмкинлек бирәчәк. Туристлык инфраструктурасы объектларында төзелеш эшләре 2028 елдан башланачак - сроклар конкрет инвесторларның проект документациясе әзерлегенә бәйле.
Фикер алышу йомгаклары буенча беркетмәгә кул кую тантанасы булды. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Туризм.РФ Корпорациясе» АҖ генераль директоры Василий Швец һәм «Экспобанк» АҖ Директорлар советы рәисе Игорь Ким кул куйды.