«TIME» II Рәсәй-Һиндстан бизнес-форумында катнашырга чакырабыз 

2026 елның 11 сентябре, җомга

Октябрьдә Казанда II Рәсәй-Һиндстан «TIME: Рәсәй – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумы узачак. Чара B2B-сөйләшүләр, контрактлар төзү һәм перспективалы тармаклар белән танышу өчен мәйданчык булачак — энергетикадан алып ІТга кадәр. Оештыручылар туризм һәм Татарстан кунакчыллыгы өлкәсе белгечләрен күргәзмә экспозициясен формалаштыруда катнашырга һәм Һиндстан партнерларына үз потенциалын тәкъдим итәргә чакыра. 

14-17 октябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында II Рәсәй-Һиндстан «TIME: Рәсәй – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумы узачак. Чара киңәйтелгән эшлекле программа кысаларында узачак һәм ике яклы хезмәттәшлек өлкәсендә елның төп вакыйгасы булачак.

Һиндстаннан көтелгән югары дәрәҗәле кунаклар арасында Һиндстанның Рәсәй Федерациясендәге Илчесе Викрам Кумар, министр урынбасарлары һәм профильле департаментлар җитәкчеләре, шулай ук Һиндстанның Казандагы Генераль консулы Джейсундхар Д.

Форумда катнашучыларны көтә:

- Перспективалы тармакларга күзәтү: экспорт логистикасы, инвестицияләр, энергетика, финанс, нефть-газ химиясе, IT-стартаплар, медицина, мәгариф;

- Эксперт дискуссияләре һәм пленар сессияләр;

- 7 юнәлеш буенча сәнәгать экскурсияләре турлары — Татарстанның реаль производстволары, технологияләре һәм идарә практикалары;

- Күргәзмә киңлеге һәм бай мәдәни программа;

- Һинд компанияләре белән турыдан-туры B2B-сөйләшүләр;

- Контрактлар һәм юл карталары төзү.

Туризм һәм кунакчыллык өлкәсе белгечләрен күргәзмә экспозициясен формалаштыруда катнашырга чакырабыз – бу Һинд кунакларына һәм партнерларына үз потенциалын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Тулырак программа, катнашу шартлары һәм теркәлү – рәсми сайтта: https://time-forum.ru/
 Өстәмә материаллар: https://disk.yandex.ru/d/p1c1tWsAw8bNuQ

Җаваплы хезмәткәрләрнең контакт мәгълүматлары: тел.: +7 (843) 570-40-01, эл. почта: info@time-forum.ru.

Белешмә.

2025 елда «TIME» Беренче Рәсәй-Һиндстан бизнес-Форумында РФнең 35 субъектыннан һәм Һиндстанның 22 административ округыннан 3 500 дән артык делегат катнашты. Эш нәтиҗәсе – сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә 19 стратегик килешү имзаланды. Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгын ачу төп казаныш булды, бу Төбәкара багланышларны системалы дәрәҗәгә күтәрде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International