Татарстан туроператорларына Иран Ислам Республикасының Исфахан провинциясенең туристик потенциалын тәкъдим иттеләр

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

Казан һәм Исфахан хезмәттәшлек турында килешүгә кул куеп, хезмәттәшлекне ныгыттылар. Әлеге килешү кысаларында Татарстан Республикасы туроператорлары өчен Исфахан провинциясенең туристик потенциалы тәкъдир ителде.

Май аенда Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм Исфахан провинциясе башлыгы Али Касемзадә кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешүгә кул куйдылар. Шартнамә икътисад, туристлык, мәдәният һәм шәһәр төзелеше өлкәләрендә хезмәттәшлекне күздә тота.

Әлеге килешү кысаларында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында Исфахан губернаторының туристлык һәм халыкара эшләр буенча ярдәмчесе Масуд Никаин тарафыннан туроператорлар өчен Иран Исфахан провинциясенең туристик потенциалы тәкъдир ителде.

Бай тарихлы шәһәр Исфахан туристларга, мәһабәт Али-Капу сараеннан һәм аның монументаль террасасы белән Иран архитектурасы үрнәгенә әверелгән борынгы Җәми мәчетеннән алып әрмән җәмәгатьчелеге өчен мөһим булган изге Христос Всеспасителя соборы һәм шәһәрне әрмән җирлеге белән тоташтыручы атаклы 33 арка күперенә кадәр, бик күп уникаль истәлекле урыннар тәкъдим итә.

Якын киләчәктә, шәһәрнең туристлык потенциалын шәхсән бәяли һәм Татарстан туристлары өчен яңа маршрутлар эшли алсын өчен, Татарстанның туроператорлык җәмәгатьчелеге вәкилләре өчен Исфахан провинциясенә мәгълүмати тур оештыру планлаштырыла.

Халыкара хезмәттәшлекне үстерү, туроператорлык бергәлеге арасында элемтәләрне җайга салу «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектының 2030 елга турхезмәтләр экспортын өч тапкырга арттыру максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International