Казан оешмалары илнең иң яхшы рестораннары рейтингына керде

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Казанда беренче тапкыр WHERETOEAT RUSSIA 2025 Бөтенроссия ресторан премиясен тапшыру тантанасы узды, анда илнең иң яхшы 100 оешмасы аталды. Казан гастрономия башкаласы статусын раслады: Казанның биш рестораны Россиядә топ-100 иң яхшылар исемлегенә керде, шулай ук махсус номинацияләрдә җиңүчеләр булды.

22 апрельдә Казанда Г.Камал исемендәге Дәүләт академия театрының яңа бинасы,  Wheretoeat RUSSIA 2025 халыкара ресторан премиясе бүләкләрен тапшыру тантанасын беренче тапкыр кабул итеп, Россиянең гастрономия тормышының эпиүзәгенә әверелде. Россия гастрономиясе дөньясында үзен күптәннән абруйлы навигатор буларак таныткан Премия Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узды.

Wheretoeat бәйсез ресторан премиясе 2013 елда Россия гастрономия журналистлары ассоциациясе тарафыннан гамәлгә куелды. WHERETOEAT - ул Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш регионы, Россия үзәге, Россиянең көньягы, Татарстан, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгышның иң яхшы рестораннары рейтинглары. Йомгаклау исемлекләре ресторан, кунакханә һәм шәраб бизнесы белгечләренең киң коллегиясенең, шулай ук махсуслаштырылган матбугатның иң абруйлы вәкилләренең яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча төзелә.

Рейтингта беренче урынны Санкт-Петербургтан  BOBO (Bourgeois Bohemians) рестораны алды. Аның артыннан:

  • Olluco, Мәскәү
  • AVA, Мәскәү
  • Savva, Мәскәү
  • Frantsuza Bistrot, Санкт-Петербург
  • Sage, Мәскәү
  • Maya, Мәскәү
  • Tunguska, Красноярск
  • Big Wine Freaks, Мәскәү
  • Padron, Мәскәү

Казан үзенең гастрономия башкаласы статусын раслады, гомуми рейтингта да, аерым номинацияләрдә дә казанышларын күрсәтте:

More (Казан) икенче ел рәттән  Россиянең иң яхшы бары булып танылды.

- Казанның Terra et Silva рестораныннан Александра Алексеева СберЧаевы сервисы версиясе буенча «Ел официанты» булды.

Россиянең иң яхшы 100 рестораны исемлегенә Казанның түбәндәге гастрономия проектлары кертелде:

  • 48 урын – «Чирәм»
  • 79 урын – «Приют холостяка»
  • 84 урын – «Умай»
  • 90-91 урыннар – Cheeseria
  • 94 урын – Branch

Wheretoeat премиясенә нигез салучы һәм генераль продюсер Ирина Тиусонина билгеләп үткәнчә: «Россиянең гастрономик картасы торган саен яктырак һәм төрлерәк була бара, ә аның белән бергә илнең һәм һәр шәһәрнең туристлык потенциалы да ныгый бара. Без WHERETOEAT премиясенең регионнарны берләштерү ноктасына, заманча гастрономия ясаучы һәркем өчен танылу һәм илһамландыру платформасына әверелүе белән горурланабыз».

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ассызыклаганча:  «Бөтенроссия ресторан премиясе безнең илдә гастрономия мәдәниятен үстерү өчен әһәмиятле чара булып тора һәм туристларны җәлеп итүдә мөһим роль уйный. 2021 елдан Россиянең гастрономия башкаласы статусына ия булган Казан яңа гастрономия проектларын гамәлгә ашыру һәм төрле төбәкләрдән белгечләр җәлеп итү өчен потенциалын күрсәтә. Премия тәҗрибә уртаклашуга һәм рестораннарда хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә, бу үз чиратында төбәкнең туристлык юнәлеше буларак позициясен ныгыта».

Лауреатларның тулы исемлеге һәм тантана язмасы белән сайтта танышырга мөмкин https://wheretoeat.ru/winners_2025/  https://www.wheretoeat.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International