Халыкара базарда алга этәрү өчен Татарстанның һәм Discover Russia уртак туристлык бренды эшләнде

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты командасы, бердәм бренд астында халыкара күргәзмәләрдә регион символын булдыру өчен, Мәскәүдә «Discover Russia илкүләм туристлык бренды белән эшләү үзенчәлекләре» программасы буенча укыды.

Мәскәүдә «Discover Russia илкүләм туристлык бренды белән эшләү үзенчәлекләре» квалификация күтәрү программасы тәмамланды.

Стратегик эшләнмәләр үзәге базасында биш көн дәвамында узган программаның максаты регионнарны Discover Russia бердәм бренды астында халыкара туристлык базарында алга этәрүгә әзерләү булды. Катнашучылар өчен төп бурыч булып аларның төбәген халыкара күргәзмәләрдә, роуд-шоуларда һәм башка чараларда тәкъдим итәчәк уникаль символ булдыру тора.

Укуларда катнашучылар төбәкнең туристлык җәлеп итүчәнлеген ничек бәяләргә, максатчан турист портретын ничек төзергә, туристлыкны үстерүдә уртак максатларга ирешү өчен дәүләт һәм бизнес белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә өйрәнделәр. Катнашучылар территория брендын эшләү методларын үзләштерделәр, Фарсы култыгы һәм Кытай илләре базарларында, шул исәптән бу дәүләтләрдән туристлар кабул итүгә таләпләрне һәм Discover Russia брендбугы белән эшләү үзенчәлекләрен белделәр.

Уку нәтиҗәләре буенча катнашучылар, Татарстан вәкилләрен дә кертеп, квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар. Соңгы этап проектларны яклау булды, аның барышында төбәкләр үзләренең эшләнгән символларын тәкъдим иттеләр.

Белешмә өчен.

 2024 елда Россия Икътисадый үсеш министрлыгы инициативасы белән чит илләрдә үзебезнең туристлык потенциалын үстерү өчен Discover Russia бердәм илкүләм туристлык бренды булдырылды. 2024 елдан РФнең 26 субъектыннан туристлык өлкәсе вәкилләре бренд белән эшләү буенча укулар узды һәм үз төбәкләре өчен Discover Russia  белән визуаль кодларын эшләде. 2025 елның мартында уздырылган этап йомгаклау булды, аннан соң Россиянең тагын 12 төбәге шулай ук үзләренең уникаль символын эшләячәкләр һәм теркәячәкләр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International