Модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча инвестиция проектларына ярдәм итүгә гаризалар бирү срогы озайтылды

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Туристлык һәм кунакчыллык» яңа илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча инвестиция проектларына ярдәм итүгә конкурс нигезендә сайлап алуга гаризалар кабул итү срокларын 2025 елның 1 апреленә кадәр озайту турында игълан итте.

Модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча инвестиция проектларына дәүләт ярдәменә конкурс буенча сайлап алу Россия Федерациясе субъектларыннан алынган гаризалар нигезендә турыдан-туры Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Конкурс уздыру турындагы хәбәрге Министрлык сайтында  карарга мөмкин. (https://economy.gov.ru/material/directions/turizm/minekonomrazvitiya_rossii_prodlevaet_konkursnyy_otbor_investicionnyh_proektov_po_sozdaniyu_modulnyh_nekapitalnyh_sredstv_razmeshcheniya_na_period_2025_2027_godov.html) Гаризалар кабул итү 2025 елның 1 апреленә кадәр озайтылды.

2025-2027 елларда Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча инвестиция проектларына дәүләт ярдәменә федераль бюджеттан субсидияләр бирү һәм бүлү кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясенең «Туризмны үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 24.12.2021 ел, №2439 карары белән расланган.

Субсидия күләме модульле капиталь булмаган урнаштыру чарасында бер номерга (бер яки берничә торак бүлмә һәм (яки) бер-берсенә тоташтырылган һәм индивидуаль бәдрәф, юыну урыны һәм душ белән җиһазландырылган) 1,5 млн.сумнан артык һәм инвестиция проекты бәясенең 50 проценттан артык була алмый.

Белешмә өчен.

«Модульле капиталь булмаган урнаштыру чарасы» – заводта җитештерелгән тиз төзелә торган, шул исәптән контейнер тибындагы, яки глэмпинг, туристларның ел әйләнәсе уңайлы һәм куркынычсыз торуы өчен җиһазландырылган һәм индивидуаль бәдрәфе, юыну урыны, душ белән җиһазландырылган, шулай ук санузел мәйданынан тыш, гомуми мәйданы 15 кв.метрдан да ким булмаган конструкция.

«Инвестиция проекты» – юридик затлар һәм (яисә) шәхси эшкуарлар тарафыннан модульле капиталь булмаган чаралар урнаштыруны, аларны электр, су агызу һәм су белән тәэмин итүне, шулай ук аларга якын территорияләрне төзекләндерүне үз эченә алган чаралар комплексы.

2025-2027 елларга яңа конкурс сайлап алуында кертелгән чикләү: инвестиция проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла торган җир кишәрлегенең категориясе һәм рөхсәт ителгән файдалану төре заявка биргән вакытка субсидия акчаларының максатчан билгеләнешенә туры килергә тиеш.

Җир кишәрлекләренең түбәндәге категорияләре тиешле дип санала:
 - торак пунктлар җирләре,
- махсус сакланылучы территорияләр һәм объектлар,
- урман фонды (рекреация максатларында арендага төзелгән шартнамә һәм урманнарны үзләштерү планы белән).

Җир кишәрлекләреннән рөхсәт ителгән файдалануның түбәндәге төрләре тиешле дип санала:
- ял итү (рекреация),
- туристлык хезмәте күрсәтү,
- кунакханә хезмәте күрсәтү,
- шифаханә эшчәнлеге,
- туристлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру белән бәйле башка өлкәләр.

Конкурс ике этапта уза:

  1. Сайлап алуда катнашу өчен заявкалар Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2025 елның 1 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, М.Горький ур., 19. Кабул итү вакыты: дүшәмбе-җомга 09:00-18: 00, тәнәфес 12:15-13:15.

    ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты һәр гаризаны кабул иткәннән соң,  модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыруга субсидия бирү кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләргә, шулай ук биналарның минималь габаритлары һәм мәйданнары, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә керү мөмкинлеген оештыру, төзелеш материаллары, янгынга каршы һәм өстәмә таләпләргә туры килү-килмәү мәсьәләсенә инвестиция проектына анализ ясалачак.  Шуннан соң хупланган гаризалар Россия Икътисадый үсеш министрлыгына җибәреләчәк.
     
  2. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы РФ төбәкләреннән гаризалар кабул итү срогы тәмамланганнан соң 5 эш көне эчендә документларны тикшерәчәк һәм субсидияләр бирү мәсьәләләре буенча комиссиягә юллаячак, ул 15 эш көне эчендә субсидияләрне бүлү кагыйдәләрендә теркәлгән критерийлар исемлеге буенча инвестиция проектларына бәя бирәчәк.

Билгеләнгән критерийлар нигезендә, баллар алырга мөмкин, әгәр:

  • - инвестиция проекты объектлары, модульле капиталь булмаган урнаштыру чаралары эшләве өчен кирәкле инфраструктурасы булган җир кишәрлегендә яисә аңа якын җир кишәрлекләрендә гамәлгә ашырыла (бу су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу (автономиялеләрне дә кертеп), элемтә, энергия белән тәэмин итү (шул исәптән электр белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү объектлары(автономиялеләрне дә кертеп), автомобиль юллары булырга мөмкин) (3 балл);
  • - инвестиция проекты җир кишәрлегендә яисә аңа якын җир кишәрлекләрендә туристлык күрсәтү һәм анда булу, җәмәгать туклануы, азык-төлек товарлары, сувенирлар, шулай ук икътисадый эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторы нигезендә «Туризм» икътисадый эшчәнлек төрләрен җыю классификация төркеме буенча эшчәнлек төрләре нигезендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмаларга караган халык һөнәрчелеге эшләнмәләре белән сәүдә итү объектлары урнашкан су объекты белән аерылмыйча гамәлгә ашырыла (2 балл);
  • инвестиция проекты модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларында 50дән артык номер булдыруны күздә тота (2 балл);
  • инвестиция проекты халык сәнгать кәсебе булган урында гамәлгә ашырыла (1 балл). Татарстан Республикасында халык сәнгать кәсебе  булган урыннар исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 12.03.2010 ел, №130 карары белән расланган, документ белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин; (https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_4430276.pdf)
  • инвестиция проекты модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру тәҗрибәсе булган инвесторлар тарафыннан гамәлгә ашырыла (1 балл).

Моннан тыш, өстенлекле инвестиция проектлары булачак:
- махсус сакланылучы табигать территорияләрендә гамәлгә ашырыла торган;
- федераль әһәмияттәге М-4 «Дон», М-8 «Холмогоры», М-11 «Нева», М-12 «Восток» автомобиль юлларының бер яисә берничә участогы буйлап уза торган өстенлекле автомобиль туристлык маршрутлары янында гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектлары. Татарстан Республикасында бер өстенлекле «Татарстан,  1001 рәхәтлек төбәге» автомаршруты расланды, аның белән сылтама буенча танышырга мөмкин. (https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_4430272.pdf)
- модульле капиталь булмаган урнаштыру чарасында номерларның иң аз бәясе;
- иртәрәк бирелгән заявкалар.

Конкурс сайлап алуы турындагы яңалыкларны, конкурста катнашу турында аңлатмалар белән туры эфирларны ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты телеграм-каналында күзәтеп барыгыз. Документларның формалары Дәүләт комитеты сайтында «Конкурслар, субсидияләр» бүлегендә бастырылды (https://tourism.tatarstan.ru/subsidii-na-sozdanie-modulnih-nekapitalnih-7710869.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International