China Eastern Airlines очыш программасын киңәйтү: Шанхайдан Казанга рейслар ешрак булачак

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

China Eastern Airlines авиакомпаниясе Шанхайдан Казанга рейсларның дәвам итүе һәм 2025 елның языннан аларның саны артуы турында хәбәр итә. Авиакомпания пассажирлары өчен яңа хезмәтләр мөмкинлеге булган Eastern Miles махсус лояльлек программасы эшли.

China Eastern Airlines авиакомпаниясе Шанхайдан Казанга 2025 елның җәйге сезонына очыш программасын озайту һәм киңәйтү турында игълан итте. 20 марттан рейслар атнага өч тапкыр: чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә очачак.

Татарстанга транспорт белән барып җитү мөмкинлеген үстерү республикага керүче туристлар агымын арттыруга актив ярдәм итә, чөнки Кытай халкына Казанга сәяхәт итү өчен уңай шартлар тудыра. Исегезгә төшерәбез, Кытай Татарстан өчен туристларны җәлеп итү өчен өстенлекле чит ил базарларының берсе булып тора. Әлеге юнәлешне үстерүгә юнәлдерелгән эш «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектының турхезмәтләр экспортын 2030 елга өч тапкырга арттыру максатларына ирешүгә ярдәм итә.

Моннан тыш, Татарстан халкына да эшлекле сәяхәтләр һәм ял итү өчен Кытайга һәм башка илләргә рейслар уңайлырак булачак. 2024 елның 17 декабреннән россиялеләр өченче илләргә сәяхәт иткәндә Шанхай аша визасыз транзиттан 240 сәгатькә (10 көнгә) кадәр файдалана ала.

China Eastern Airlines пассажирлары, Eastern Miles лояльлек программасында катнашучылар өчен яңа уңайлыклар каралган. Бизнес-класс пассажирлары «Пекин-Дасин» аэропортыннан 60 км ераклыкка кадәр бушлай трансфер алачак, аэропортка кадәр тизйөрешле поездга билет заказ бирү һәм авиакомпания кушымтасы аша кунакханәгә бронь ясау мөмкинлеге булачак. Барлык пассажирлар шулай ук бортта Wi-Fi куллана һәм теркәлү стойкасында хезмәт күрсәтү классын яхшырта алачак, бу аларның сәфәрләрен уңайлырак итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International