Санатории-России.рф бонь алу порталы 2024 елның көзенә йомгак ясады. Рейтинг, туристлар агымының һәм шифаханәләрнең керемнәренең рекордлы күрсәткечләре белән, Россиядә сәламәтләндерү ялына кызыксынуның артуын күрсәтә. Татарстан 2024 елның көзендә шифаханә-курорт ялы өчен иң популяр төбәкләр исемлегенә керде.
Санатории-России.рф порталы https://санатории-россии.рф/ ял итүчеләр санына нигезләнгән 2024 елның көзендә шифаханә-курорт ялы өчен илнең популяр төбәкләре рейтингын тәкъдим итте. 2024 ел Россия Федерациясенең шифаханә-курорт тармагы өчен истәлекле ел булыр дип вәгъдә итә: беренчел мәгълүматлар буенча, туристлар агымы һәм шифаханәләрнең керемнәре рекордлы дәрәҗәләргә җиткән, бу сәламәтләндерү ялына кызыксынуның артуын күрсәтә.
Мәгълүматларга караганда, 2024 елның көзендә Татарстан шифаханәләрендә 40 меңгә якын кеше ял иткән, бу республикага рейтингта сигезенче урынны алырга мөмкинлек биргән. Шунысы кызык, Татарстан ял итүчеләр саны буенча Алтай крае белән тигезләште диярлек. Туристларның республика шифаханәләрендә уртача тору вакыты 10 көн тәшкил итә, ә Татарстанда юллама бәясе шатландыра – нибары 3800 сум.
Топ-10 популяр юнәлешкә шулай ук Краснодар крае, Ставрополье, Кырым, Мәскәү өлкәсе, Башкортстан, Пермь крае, Алтай крае, Төмән һәм Чиләбе өлкәләре кергән.
Илкүләм курорт ассоциациясе идарәсе әгъзасы һәм «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе җитәкчесе Евгений Терентьев сүзләренчә, элек шифаханә хезмәтләренә ихтыяҗ зур булу юлламаларга бәяләр арту белән компенсацияләнгән, әмма хәзерге вакытта алга таба кыйммәтләнү сәфәрләрдән баш тартуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә шифаханә-курорт ялы өлкәсендә яңа комплекслар төзү зарур.
Россиядә бу өлкәне уңышлы үстерү өчен инфраструктурага инвестицияләр кертүне дәвам итәргә, заманча технологияләр кертергә һәм хезмәт күрсәтүләр спектрын киңәйтергә кирәк. Бу күбрәк туристларны җәлеп итеп кенә калмыйча, хезмәт күрсәтү сыйфатын да арттырачак – базарда уңышлы конкуренция өчен төп фактор.
Искәртеп узабыз, 2024 елның 25 декабрендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Туристлык һәм кунакчыллык» яңа илкүләм проекты кысаларында туризм өлкәсендәге проектларны ташламалы кредитлау программасы буенча сайлап алу игълан итте. Яңа сайлап алу 2025 елның 3 мартына кадәр дәвам итәчәк. Сайлап алу Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 9 февралендәге 141 номерлы карары нигезендә үткәрелә.
Ташламалы кредитны шифаханә-курорт оешмаларының номер фондының һәм (яисә) «өч йолдыз» категориясендәге кунакханәләрнең 120 номерыннан (аның гомуми мәйданы күпфункцияле комплексның, шулай ук спорт-сәламәтләндерү комплексының, һәм (яисә) конгресс-үзәкнең гомуми мәйданының 10% тан да ким булмаган) каралган күпфункцияле комплекслар төзүгә яисә реконструкцияләүгә алырга мөмкин.
Конкурс шартлары белән тулырак Россия Икътисадый үсеш министрлыгы сайтында танышырга була (https://economy.gov.ru/material/directions/turizm/obyavlen_priem_zayavok_v_ramkah_programmy_lgotnogo_kreditovaniya_na_podderzhku_turisticheskih_proektov.html#menu