ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты эше нәтиҗәләре киң вәкиллекле хисап утырышында яңгырады

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында 2024 елгы эшкә йомгак ясалды. Фаразланган мәгълүматларга караганда, 2024 елда Татарстанга 4,4 млн.турист килгән, ә туристлык өлкәсендә һәм бәйле тармакларда хезмәт күрсәтү күләме 100 млрд.сумнан артып киткән. Шулай ук туристлык тармагын алга таба үстерү өчен төп бурычлар да әйтелде.

21 гыйнварда Ramada by Wyndham Kazan City Centre кунакханәсендә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының «2024 елда Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының эш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында» киң вәкиллекле йомгаклау утырышы булды.

Утырышта доклад белән ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2024 ел Татарстан Республикасы өчен регион үсешенә һәм халыкара аренада аның позицияләрен ныгытуга ярдәм итә торган мөһим вакыйгалар һәм инициативалар белән билгеләп үтелде.

Казанда БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитын уздыру елның төп вакыйгаларының берсе булды. Әлеге чарага 36 илдән вәкилләр җыелды, аларның 24е дәүләт башлыклары дәрәҗәсендә тәкъдим ителде. Рәсми делегацияләрнең 5 меңнән артык әгъзасының килүе башкала инфраструктурасына зур инвестицияләр кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды – юллар үсешенә, яшелләндерүгә һәм яңа объектларга 25 млрд.сумнан артык акча кертелде. Казан кунакханәләре шулай ук югары кунакларны кабул итүгә әзерләнде, президент номерларын һәм «люкс» категориясе номерларын яңартуга һәм булдыруга 1 млрд.сумнан артык инвестиция кертте, бу делегацияне иң югары дәрәҗәдә кабул итәргә мөмкинлек бирде.

«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын тәмамлау тагын бер зур уңыш булды. Илкүләм проектны гамәлгә ашыруның 4 елында Татарстан Республикасының туризм тармагын үстерүгә 1,5 млрд.сум федераль акча бүлеп бирелде, бу әле Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 9 февралендәге 141 номерлы карары нигезендә ташламалы кредит программасы буенча инвесторларга күрсәтелә торган ярдәмне исәпкә алмыйча.

«Бөек Идел юлы» төбәкара проектына аерым игътибар бирелде. Татарстаннан, Чуашиядән һәм Түбән Новгород өлкәсеннән өч судно йөрешле компаниягә тизйөрешле судноларда Идел елгасы буйлап пассажирлар йөртүгә дәүләт ярдәме бирелде. Россия Транспорт министрлыгы һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә тарихта беренче тапкыр федераль дәрәҗәдә эчке елга ташуларына ярдәм итү программасы – «Елга магистральләре» кабул ителде. Әлеге проектның беренче этабы кысаларында субсидияләнә торган 12 маршрут билгеләнгән, аларга ярдәм итү өчен 48,8 млн.сум бүлеп бирелгән.

Туризм өлкәсендә төп максат шулай ук яңа туристлык базарларына үтеп керү һәм Россия төбәкләрен колачлау иде. Туроператорлар һәм журналистлар өчен промо-кампанияләр, танышу турлары уздыру, халыкара күргәзмәләрдә катнашу Татарстан Республикасында туристлар агымын 5% ка арттырырга ярдәм итте. Татарстанга килгән туристлар саны 4,4 млн. кешегә җитәр дип көтелә. Туристлык өлкәсендәге хезмәтләр күләме, чиктәш тармакларны исәпкә алып, 2024 елның 11 аенда 97,6 млрд.сум тәшкил иткән. Ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 100 млрд.сумнан артып китәчәк.

Туристлык өлкәсендә Дәүләт комитеты тарафыннан 2025 елга билгеләнгән төп бурычлар:

  1. «Туристлык һәм кунакчыллык» яңа илкүләм проектында актив катнашу һәм туристлык проектларын үстерү өчен эшкуарларга грант ярдәме күрсәтү.
  2. Туристлык өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру. Быелның 1 гыйнварыннан төбәкләргә мондый вәкаләтләр беренче мәртәбә бирелде. Урнаштыру чараларына карата контроль бердәм реестрда урнаштыру чарасының булуына һәм аның тибы һәм категориясе турындагы мәгълүматның дөреслегенә гамәлгә ашырылачак. Экскурсоводларга карата экскурсияләр үткәргәндә аттестация һәм күкрәк карточкасы булу-булмавын тикшереп тору кертелә.
  3. Татарстан районнарында килүчеләр өчен турпродукт булдыру, чөнки традицион тарту нокталары – Кремль, Зөя утрау-шәһәрлеге, Бөек Болгар – туристлар белән инде яхшы тулган.
  4. Татарстанлыларның республика буенча сәяхәтләргә кызыксынуын арттыру. Бүген Татарстанның төп туристлык үзәкләренә җирле туристлар агымы өлеше 10-15% тан артмый.

Киң вәкиллекле утырышның видеотрансляция язмасын сылтама буенча алырга мөмкин: https://vkvideo.ru/video-204026044_456239089.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International