«Туристлык һәм кунакчыллык» яңа илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы 2025-2027 елларда Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча инвестиция проектларына дәүләт ярдәменә федераль бюджеттан субсидияләр бирү өчен конкурс сайлап алуын игълан итте. Сайлап алу 2024 елның 28 декабреннән 2025 елның 3 мартына кадәр бара.
Модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча инвестиция проектларына дәүләт ярдәменә конкурс буенча сайлап алу Россия Федерациясе субъектларыннан алынган гаризалар нигезендә турыдан-туры Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
2025-2027 елларда Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча инвестиция проектларына дәүләт ярдәменә федераль бюджеттан субсидияләр бирү һәм бүлү кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясенең «Туризмны үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 24.12.2021 ел, №2439 карары белән расланган.
Субсидия күләме модульле капиталь булмаган урнаштыру чарасында бер номерга (бер яки берничә торак бүлмә һәм (яки) бер-берсенә тоташтырылган һәм индивидуаль бәдрәф, юыну урыны һәм душ белән җиһазландырылган) 1,5 млн.сумнан артык һәм инвестиция проекты бәясенең 50 проценттан артык була алмый.
Белешмә өчен.
«Модульле капиталь булмаган урнаштыру чарасы» – заводта җитештерелгән тиз төзелә торган, шул исәптән контейнер тибындагы, яки глэмпинг, туристларның ел әйләнәсе уңайлы һәм куркынычсыз торуы өчен җиһазландырылган һәм индивидуаль бәдрәфе, юыну урыны, душ белән җиһазландырылган, шулай ук санузел мәйданынан тыш, гомуми мәйданы 15 кв.метрдан да ким булмаган конструкция.
«Инвестиция проекты» – юридик затлар һәм (яисә) шәхси эшкуарлар тарафыннан модульле капиталь булмаган чаралар урнаштыруны, аларны электр, су агызу һәм су белән тәэмин итүне, шулай ук аларга якын территорияләрне төзекләндерүне үз эченә алган чаралар комплексы.
Яңа конкурс сайлап алуында кертелгән чикләү: инвестиция проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла торган җир кишәрлегенең категориясе һәм рөхсәт ителгән файдалану төре заявка биргән вакытка субсидия акчаларының максатчан билгеләнешенә туры килергә тиеш.
Җир кишәрлекләренең түбәндәге категорияләре туры килә дип санала:
- торак пунктлары җирләре,
- махсус сакланылучы территорияләр һәм объектлар,
- урман фонды (рекреация максатларында арендага төзелгән килешү һәм урманнарны үзләштерү планы белән).
Җир кишәрлекләреннән рөхсәт ителгән файдалануның түбәндәге төрләре тиешле дип санала:
- ял (рекреация),
- туристлык хезмәте күрсәтү,
- кунакханә хезмәте күрсәтү,
- шифаханә эшчәнлеге.
Конкурс ике этапта уза:
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты һәр гаризаны кабул иткәннән соң,
Билгеләнгән критерийлар нигезендә, баллар алырга мөмкин, әгәр:
- инвестиция проекты объектлары, модульле капиталь булмаган урнаштыру чаралары эшләве өчен кирәкле инфраструктурасы булган җир кишәрлегендә яисә аңа якын җир кишәрлекләрендә гамәлгә ашырыла (бу су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу (автономиялеләрне дә кертеп), элемтә, энергия белән тәэмин итү (шул исәптән электр белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү объектлары(автономиялеләрне дә кертеп), автомобиль юллары булырга мөмкин) (3 балл);
- инвестиция проекты җир кишәрлегендә яисә аңа якын җир кишәрлекләрендә туристлык күрсәтү һәм анда булу, җәмәгать туклануы, азык-төлек товарлары, сувенирлар, шулай ук икътисадый эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторы нигезендә «Туризм» икътисадый эшчәнлек төрләрен җыю классификация төркеме буенча эшчәнлек төрләре нигезендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмаларга караган халык һөнәрчелеге эшләнмәләре белән сәүдә итү объектлары урнашкан су объекты белән аерылмыйча гамәлгә ашырыла (2 балл);
- инвестиция проекты модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларында 50дән артык номер булдыруны күздә тота (2 балл);
- инвестиция проекты халык сәнгать кәсебе булган урында гамәлгә ашырыла (1 балл). Татарстан Республикасында халык сәнгать кәсебе булган урыннар исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 12.03.2010 ел, №130 карары белән расланган, документ белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_4430276.pdf;
- инвестиция проекты модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе булган инвесторлар тарафыннан гамәлгә ашырыла (1 балл).
Моннан тыш, түбәндәге инвестиция проектлары өстенлекле булачак:
- махсус сакланылучы табигать территорияләрендә гамәлгә ашырыла торган;
- федераль әһәмияттәге М-4 «Дон», М-8 «Холмогоры», М-11 «Нева», М-12 «Восток» автомобиль юлларының бер яисә берничә участогы буйлап уза торган туристлар өчен өстенлекле автомобиль маршрутлары янында гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасында бер өстенлекле «Татарстан 1001 рәхәтлек» автомаршруты расланды, аның белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_4430272.jpeg;
- модульле капиталь булмаган урнаштыру чарасында номерның иң аз бәясе;
- иртәрәк бирелгән заявкалар.
Конкурс сайлап алуы турындагы яңалыкларны, конкурста катнашу турында аңлатмалар белән туры эфирларны ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты телеграм-каналында күзәтеп барыгыз (https://t.me/tourismRT). Документларның формалары Дәүләт комитеты сайтында «Конкурслар» бүлегендә бастырылды https://tourism.tatarstan.ru/subsidii-na-sozdanie-modulnih-nekapitalnih-7710869.htm.