Республиканың дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда һәм Татарстан Республикасын үстерүдә, шул исәптән туристлык өлкәсендә уңышлы тәҗрибәсен өйрәнү өчен, Киров өлкәсеннән шәһәр администрациясе башлыгының беренче урынбасарлары җитәкчелегендәге делегация Татарстанга эш визиты белән килде.
«ШАГ» югары идарә мәктәбе» проектының төбәкара стажировкасы кысаларында Татарстан Республикасына визит белән Киров өлкәсеннән делегация килде. Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында узган киңәшмәдә Киров шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасары Дмитрий Печенкин һәм Киров шәһәре администрациясе башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Иван Строй катнашты. Визитның максаты — «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектын уңышлы гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләрен алга җибәрү тәҗрибәсе белән уртаклашу.
Программаның төп өлеше булып ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республикада кунакчыллык өлкәсен үстерүнең төп казанышларын һәм стратегик юнәлешләрен яктырткан презентация торды.
Шулай ук спикер республиканың кече һәм урта бизнеска күрсәтә торган ярдәм чаралары турында да сөйләде. Аерым алганда, республиканың «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектында катнашуы турында, ул 2021 елдан гамәлгә ашырыла һәм туристлык өлкәсендә эшкуарларга ярдәм итүнең мөһим коралы булып тора.