Татарстанда яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын 2030 елга кадәр озайттылар

2025 елның 28 ноябре, җомга

Татарстанда ким дигәндә 3* категорияле яңа кунакханәләр төзүче инвесторлар өчен салым ташламаларының гамәлдә булу вакытын 2030 елга кадәр озайттылар.

Татарстанда яңа төзелгән кунакханәләр өчен салым ташламаларының гамәлдә булу вакытын озайта торган закон кабул ителде. Тиешле карар республика Дәүләт Советының 16 нчы утырышында кабул ителде.

Хәзер оешмалар мөлкәтенә салым буенча ташламага элек булган кебек 2026 елның 31 декабренә кадәр түгел, ә 2030 елның 31 декабренә кадәр файдалануга тапшырылган кунакханәләр дәгъва итә ала.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булган ташлама туристлык тармагына ярдәм итү һәм аны үстерү өчен каралган.

Ташламалар алу шартлары элеккечә кала:

* Кунакханә 3* категориядән дә ким булмаска тиеш.

* Номерлар фонды 50 номердан да ким булмаска тиеш.

Билгеләнгән чорда файдалануга тапшырылган мондый объектларның хуҗалары милеккә салымны 0,1% ташламалы ставка буенча ачылганнан соң 10 ел дәвамында түли алачак.

Ташламалы чорны озайту яңа инвесторлар җәлеп итәргә, өстәмә эш урыннары булдырырга һәм Россиянең төп туристлык юнәлешләренең берсе буларак Татарстанның җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Бу «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында гражданнарны ял итү өчен уңайлы шартлар белән тәэмин итү максатыннан урнаштыру өчен мөмкин булган номерлар санын арттыру максатына ирешүгә юнәлдерелгән бурычларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International