Meet Global MICE Congress: BRICS Edition БРИКС һәм Глобаль Көньяк илләреннән эшлекле туризм вәкилләрен җыйды. Татарстан делегациясе дә катнашты һәм эшлекле чаралар уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
16-17 декабрьдә Meet Global MICE Congress: BRICS Edition халыкара конгрессы узды, анда БРИКС илләреннән (Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай) һәм Глобаль Көньякның башка дәүләтләреннән эшлекле туризм индустриясе вәкилләре җыелды. Чарада катнашучылар MICE дөнья базарындагы актуаль үзгәрешләр һәм тармакның үсеш тенденцияләре турында фикер алыштылар.
Форумның беренче көне кысаларында MICE-индустриянең заманча өстенлекләренә багышланган дискуссияләр узды. Белгечләр БРИКС һәм Глобаль Көньяк илләрендә конгресс-күргәзмә инфраструктурасының торышын, шулай ук заманча технологияләр һәм тотрыклы үсеш принципларын кертүне карадылар.
Параллель рәвештә MICE-киләчәк инфраструктурасы, тармакта идеаль MICE-юнәлешләр һәм ESG-практикалар булдыру темаларына кагылган кейс-сессияләр узды. «Тәэсирләр территориясе: стандарт булмаган мәйданчыклар дестинацияләр сайлауга ничек йогынты ясый?» сессиясендә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов 2024 елда БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитын уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Катнашучы саммитка әзерлек турында фикер алышты, югары дәрәҗәле кунаклар өчен күмәк урнаштыру чараларын яңартуга, туристлык тармагында кадрларны укытуга һәм зур халыкара чаралар мирасын куллану потенциалына игътибарны юнәлтте.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева республиканың MICE-потенциалын тәкъдим итте, эре халыкара һәм эшлекле чараларны уздырудагы уңышларын, шулай ук төрле форматтагы вакыйгаларны оештыру мөмкинлекләрен билгеләп үтте.
Татарстан делегациясе составында форумда Казан шәһәренең туристлыкны үстерү комитеты, Татарстан Республикасы Конвеншн бюросы, Congress Avia һәм RA DMC & MICE корпоратив чаралар агентлыклары, Luciano Hotel & SPA отеле катнашты.
Мәскәү шәһәренең Туристлык комитеты оештырган чара тәҗрибә һәм идеяләр алмашу мәйданчыгына әверелде, ә Казан үзен халыкара аренада эшлекле туризм алып бару өчен кызыклы урын буларак күрсәтте.