Татарстанда «Мәрхәмәтле Татарстан» республика премиясе җиңүчеләренең исемнәрен атадылар. Номинацияләрнең берсе – «Туризм өлкәсендә ел волонтеры», аның да призеры билгеле.
Узган ялларда Казанда «Мәрхәмәтле Татарстан» премиясе, иреклеләр (волонтерлык) өлкәсендә республика премиясе җиңүчеләрен билгеләделәр. Премиянең максаты – гражданнарны һәм оешмаларны Татарстан Республикасы территориясендә ирекле эшчәнлекне гамәлгә ашыруда күренекле нәтиҗәләр өчен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү.
Премиядә сәламәтлек саклау, экология, инклюзия, мәдәният, туризм, вакыйгалар юнәлеше һәм башка юнәлешләр буенча республиканың волонтерлык бергәлеге лидерлары катнаша.
Волонтерлар өч юнәлеш буенча премиядә катнаша ала: «Волонтерлар», «Командалар», «Бизнес». «Татарстан Республикасының ел волонтеры» аерым билгеләнә.
«Мәрхәмәтле Татарстан» республика премиясе җиңүчеләре экспертлар советы бәяләве нәтиҗәләре буенча сайлана. Аның составына республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, профильле ирекле берләшмәләр лидерлары һәм Татарстан Республикасы ихтыярыйлык ресурс үзәге хезмәткәрләре керә.
«Туризм өлкәсендә ел волонтеры» номинациясендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты Петрова Алина җиңүче булды. Бер ел актив волонтерлык эшчәнлеге вакытында Алинә җәй көне республикага килгән туристларның гына түгел, күп кенә волонтерларның да йөрәген яулый алды, чөнки ул күп кенә проектларда тим-лидер иде.
Алинә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының күп кенә чараларында: туристлык волонтерлары өчен профильле-белем бирү сменаларында, «Кунакчыл Казан» җәйге проектында, «Чыганакларга сәяхәт» конкурсында, экскурсоводлар өчен семинарларда һәм башкаларда катнашты.